Мәгариф автор яңалыклары
-
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы утырышында ФДББСның телләр турындагы үзгәреше хакында сөйләде
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туган телләрне укытуга һәм «туган телләр» терминын «Россия халыклары телләре»нә үзгәртүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелгән документ Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан игътибар белән өйрәнеләчәк. Бу хакта Дәүләт Советының 11нче утырышында аның Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрендә телләрне өйрәнү сәгатен саклау үтенечен җиткерде
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ Мәгариф министрлыгын республика мәктәпләрендә телләрне өйрәнү сәгатен саклау үтенечен җиткерде. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләр буш урыннар булган очракта укучыны 10 нчы сыйныфка кабул итәргә тиеш
«Россия Федерациясендә белем бирү турында»гы закон һәркемгә урта гомуми белем алу мөмкинлеген гарантияли. Мәктәптә буш урыннар булган очракта, укучыны 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарту законсыз гамәл санала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
V Яшь галимнәр конгрессына теркәлү ачылды
26–28 ноябрьдә «Сириус» федераль территориясендә V Яшь галимнәр конгрессы узачак. Конгресс «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә.
-
Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар көтелә
Бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар сериясе узачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казан мэриясенең җәйге татар теле курсларына ике яңа төркем җыялар
22 июльдә чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә. Әлеге курслар Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
-
Иҗтимагый палатада мәктәптә уку вакытын кыскартырга тәкъдим иттеләр
Россиядә мәктәптә 8 яки 10 ел уку системасына кире кайтырга, институтта уку срогын кыскартырга тәкъдим иттеләр. Бу чаралар беренче баласын табучы хатын-кызның уртача яшен киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный Иҗтимагый палатаның демография, гаилә, балалар һәм традицион кыйммәтләрне яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
-
Казанда ике зур хастаханә төзеләчәк
Быел Казанда ике зур хастаханә – Вишневка бистәсендә табиб амбулаториясе һәм Мәүлетов урамында 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеге төзеләчәк. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Филатов сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Рөстәм Миңнеханов Тукай районындагы ике балалар лагеренда булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районында «Эзтабар» савыктыру лагеренда булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Суда йөзү кагыйдәләре
Суда коену никадәр рәхәт булмасын, ләззәт артында сагайтырлык һәм үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар. Аларны белү – һәркем өчен мөһим.
-
Сукма, кояш!
Халык телендә «кояш сугу» дип аталган күренеш, чынлыкта, кеше организмының кояш нурлары тәэсирендә эсселәнеп, үзәк нерв системасына зыян килүне аңлата. Нәтиҗәдә организмда матдәләр алмашу процессы үзгәрә, кислород җитми башлый.
-
Казанда шигърияткә багышланган бәйге старт алды
Конкурсның гомуми приз фонды — 1 600 000 сум.
-
Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде
Биләрдәге 2012 елдан башлап оештырыла торган традицион «Сәләт» форумы үзенең беренче сменасын – Сәләт Биләр Форумны башлап җибәрде. Ул 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Сәләт» матбугат хезмәте.
-
Дәүләт Думасында гаилә парлары өчен кинотеатрларда ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков гаилә парлары өчен кинотеатрлардагы ташламалар кертү инициативасы белән чыгыш ясады. Ул бу турыда мөрәҗәгатьне РФ мәдәният министры Ольга Любимовага юллады.
-
Россиядә рус теленең бердәм цифрлы сүзлек фонды булдырылачак
РФ Министрлар Кабинеты фән һәм югары белем бирү өлкәсендә цифрлы үсеш стратегиясен раслады. Аның нигезендә 2027 елга милли сүзлек фонды төзелеп, үз эшен башлап җибәрәчәк. Проект рус теленең 33 норматив сүзлеген бердәм цифрлы системага берләштерәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.