V Яшь галимнәр конгрессына теркәлү ачылды
26–28 ноябрьдә «Сириус» федераль территориясендә V Яшь галимнәр конгрессы узачак. Конгресс «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә.
Конгресска катнашырга яшь галимнәр чакырыла. Чарага теркәлү яңартылган сайтта science-congress.com ачылган.
Конгресс, гадәттәгечә, илебез фәненең күренекле лидерларын, Россиянең төрле төбәкләреннән алдынгы фәнни мәктәпләр, фәнни һәм мәгариф оешмалары, хакимият органнары, индустриаль партнерлар, бизнес һәм дәүләт корпорацияләре вәкилләрен, ә иң мөһиме яшь галимнәрне, конкурсларда җиңүчеләрне, грантлар алучыларны, студентларны, Россиядән һәм башка илләрдән мәктәп укучыларын берләштерә. Конгресста катнашу бушлай.
Комментарийлар