Лениногорскиның яшь педагогларына бер тапкыр 20 мең сум акча түләнәчәк
ТР Лениногорск районы башкарма комитеты муниципаль белем бирү учреждениеләре яшь педагогларына социаль ярдәм сыйфатында бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслады. Документ 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керде.
Программа кысаларында яшь белгеч дип 35 яшькә кадәрге педагог санала. Ул югары яисә урта һөнәри белем бирү учреждениесенең көндезге бүлеген тәмамлаган һәм районның муниципаль мәктәбе белән (беренче тапкыр) бер елдан да ким булмаган срокка хезмәт килешүе төзегән булырга тиеш.
Бер тапкыр бирелә торган түләү 20 мең сум тәшкил итәчәк һәм уку йөкләнешенә карамастан, төп эш урыны буенча башкарыла. Аны алу өчен педагог мәгариф учреждениесендә кимендә бер ай эшләп, мәктәп җитәкчесенә гариза бирергә тиеш. Шуннан соң педагог белән мәгариф оешмасы арасында түләү турында язма килешү төзелә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар