Ишетми калмагыз
-
Белем ишекләрен тырышлык ачкычы белән ачучы Диләрә
Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Диләрә Сабирҗанова «Реактор» Бөтенроссия конкурсының иң көчле 80 катнашучысы исемлегенә керде.
-
Гаилә турында сөйләшү — киләчәк турында уйлану
Демография саннардан гына тормый. Һәр сан артында — аерым гаилә, баланың тууы яки тумавы, яшьләрнең киләчәккә карашы, әти-әниләрнең мөмкинлеге һәм җәмгыятьнең гаиләгә мөнәсәбәте. Татарстанда гаилә һәм демография мәсьәләләрен фәнни өйрәнү белән шөгыльләнүче белгечләр дә бүген нәкъ менә шул сорауларга җавап эзли. Гаилә — җәмгыятьнең иң борынгы һәм иң мөһим институтларының берсе. Аның хәле җәмгыятьнең бүгенге тормышын гына түгел, иртәгәсен дә билгели. Шуңа күрә демография мәсьәләсе турында сөйләшкәндә, сүз коры статистика турында гына бармый. Сүз балалар турында, ата-ана турында, гаилә кыйммәтләре турында бара.
-
Журналистлар галимнәр белән очрашты
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен «Фән һәм технологияләр унъеллыгы уңаеннан Татарстанда фәнни-технологик үсешне яктырту» семинары узды. Семинарны ТР ФАның социаль-икътисади фәннәр бүлеге академик-секретаре, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева алып барды. Сәламләү сүзе һәм Татарстанның фәнни-технологик үсеше турындагы доклад белән ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Семинарда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президентлары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бүлекчәләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе институтлары һәм үзәкләре, Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр фонды җитәкчеләре, массакүләм коммуникацияләр тармагы вәкилләре чыгышлары яңгырады.
-
Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучыларының 70 проценты БДИ нәтиҗәләрен яхшырткан
Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларының 70 проценты, бер фәннән БДИны кабат тапшырып, нәтиҗәләрен яхшырткан. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында җиткерде.
-
Бер гаилә булып
2026 елның 30 августында Казан берьюлы ике бәйрәм — Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казан Яшь тамашачы театры – Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Казан Яшь тамашачы театры Лев Толстой әсәрләре буенча сәхнә әсәрләре куюга багышланган Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.
-
Кокушкино музей-тыюлыгы 2027 елда яңадан ишекләрен ача
Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы реставрациядән соң кабат эшли башлаячак. Музей комплексын тулысынча ачу 2027 елның апреленә ниятләнгән. Казан журналистларына Кокушкино музей-тыюлыгына махсус пресс-тур оештырылды.
-
Казан һәм Кокушкино музейлары бер тарихи хикәягә берләшәчәк
Казандагы В.И. Ленин йорт-музее белән Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы киләчәктә бер-берсен тулыландыручы бердәм музей киңлеге буларак тәкъдим ителәчәк. Яңа концепция нигезендә ике музей да Ульяновлар гаиләсе тарихын, XIX гасыр губерна дворяннарының көнкүрешен һәм Владимир Ульяновның Казан чоры белән бәйле вакыйгаларны бербөтен итеп ачачак.
-
Беренче курс студентлары MAX мессенджеры аша уку йорты чатларына кушыла алачак
2026 елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча югары уку йортларына кабул ителгән студентлар MAX милли мессенджеры аша рәсми уку чатларына, каналларга һәм цифрлы сервисларга тоташа алачак. Бу хакта платформаның матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
БДИны телдән
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте 2030 елга тарих фәненнән БДИның телдән тапшыру моделен кертергә җыена.
-
Уку йортларына кабул итү кампаниясе дәвам итә
Россиядә югары һәм урта уку йортларына кабул итү кампаниясе дәвам итә.
-
Яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды
Әлмәтнең «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеренда яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасына йомгак ясалды. Быелгы бәйгедә Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Киров өлкәсеннән 38 команда составында 300 дән артык мәктәп укучысы катнашты.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Илсур Һадиуллин: «БДИда ирешкән уңышлар – еллар буе куелган хезмәт нәтиҗәсе ул»
Бүген, 16 июльдә, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Корстон»да 2026 елда бердәм дәүләт имтиханнарын 300 һәм 200 баллга тапшырган укучылар белән очрашты.
-
Биләрдә «Һөнәрләр Биләр Форум» сменасы старт алды
Чара 15–21 июль көннәрендә уза.
-
Республикада туган телләрдә белем бирүче иң яхшы педагоглар билгеле
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында туган телләрдә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагоглар арасында үткәрелгән республика конкурсының йомгаклары ясалды. Чара Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны ярдәмләү максатыннан оештырыла.




