Ләйсән НИЗАМОВА автор яңалыклары
-
«Милләт Җыены» – 2025
26–28 август көннәрендә Казан шәһәре дөньяның төрле почмакларыннан җыелган меңнән артык татарлар өчен очрашу урынына әвереләчәк. Татарстан мәркәзендә «Татарстан – безнең рухи Ватаныбыз» шигаре астында Милләт Җыены уза.
-
Табарли – өр-яңа спорт төре
Бүген Казанда табарли дип аталган яңа спорт төрен тәкъдим иттеләр. Ярышлар комплексының авторлары – әтиле-уллы спортчылар Рәүфәт һәм Айдар Шәймәрдановлар.
-
Ике планета бер кочакта
Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итүче Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова һәм Артём Пискунов гаиләсендә кунакта без бүген.
-
Яратып ачулану
Бала тәрбияләү – бик четерекле мәсьәлә. Дөрес алымнар турында гел бәхәс бара. Китапта матур яңгыраган фикерләрне тормышта куллану җиңел түгел. Ачулану, җәзалауның да үз тәртибе бар.
-
Дропперлык өчен җаваплылык
1 июльдән дропперлык өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.
-
Гаилә атналыгы гөрләде
Республикада 1–8 июль көннәрендә дәвам иткән гаиләгә багышланган чаралар, югары дәрәҗә үтеп, һәр гаиләгә дә кагылды. Республика районнарында узган чаралар төрлелеге белән шаккатыра: кәләшләр парады, үрмәләргә генә өйрәнгән бәләкәчләрнең «забег ползунков», гендер-пати, бала коляскалары парады, бәйгеләр, мастер-класслар, кинопоказлар, урам концертлары һ.б. Республика буенча 25 елдан артык бергә тату гомер итүче 70 парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылган. ЗАГС идарәсенең 47 бүлегенең һәркайсында тулы канлы эш кайнады. Бу хакта ЗАГС идарәсе начальнигы Эльвира Әхмәтова сөйләде.
-
Туйга – акча
Татарстанда уникаль проект старт ала. Гаилә корырга җыенучы 80 яшь пар туйларына 100 мең сум күләмендә грант ота алачак.
-
«Әни – модератор, без – башкаручылар»
ТНВ каналында 30 елга якын татар журналистикасының йөзе булган иң матур пар – Гөлназ һәм Данил Гыйниятовлар гаиләсе белән татар дөньясын таныштырып тору да артык кебек. Ике мөгаллим егет тәрбияләгән әлеге гаилә белән тәрбия хикмәтләре һәм тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек.
-
Мин – наркоман
Наркоманиянең упкынга илтүче начарлык икәнен аңлыйбыз. Һәм... Бетте. Белмәвең хәерле дип яшәр идең дә – балалар үсә. Күз йомарга ярамый, миңа кагылмас димә... Әти-әниләр, педагоглар һәм үсмерләр колагына файдалы киңәшләр сорап, белгечләргә мөрәҗәгать итмәдек. Анысы – икенче юлы. Япь-яшь ике наркоман кыз бала үз тарихларын сөйли бүген сезгә. Аңлаган кешегә гыйбрәте дә, тетрәнүе дә, тәрбиясе дә, киңәше дә шунда булыр. Исемнәрне, тернәкләнү үзәге, әлбәттә, күрсәтелмәде. Әмма кызлар тарихындагы бер генә вакыйга да, кызганыч, уйдырма түгел. Әле укучыларыбызга тәкъдим ителгәне дә – күлдәге тамчы гына...
-
Кабул итү кампаниясе старт алды
20 июнь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2025 елга кабул итү кампаниясе старт алды. Документларны 25 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин. Ә эчке имтиханнар тапшырырга кирәк булган белгечлекләргә керергә теләүчеләр 15 июльгә кадәр үк документларын тапшырып өлгерергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
-
Курай тылсымы
Курай музыкант кулындагы тылсымлы таяк кебек. Уйнап җибәрүгә моң агыла. Анда уйнарга өйрәнү һәм коралны ясау серләре турында язмабыз.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Җәйге ял? Җәйгә эш!
Бер тиенең булмаган килеш «мин мөстәкыйль» дип йөреп булмый инде. Үзен инде олы дип хис итүче һәм шуны әйләнә-тирәдәгеләргә дә дәлилләргә омтылучы үсмер өчен дә мөһим ул кесәдә акча кыштырдап торуы. «Акыллы әти-әни баласына акча тоттырмый, ә үзенә эшләп алу өчен мөмкинлекләр тудыра», – дигән иде бер эшмәкәр. Шулай акча эшләп алырга ниятләгән үсмерләр нәрсәләрне белергә тиеш соң?
-
«Яңа исем» проектының өченче сезонына старт бирелә
«Яңа исем» – каләм тибрәтүче сәләтле яшьләрне барлау максатыннан барлыкка килгән проект. Быел ул өченче тапкыр уздырыла һәм «Күпер» дип исемләнә. Олпат әдипләр белән яшь язучылар арасындагы иҗади тандемда да, яшь язучыларны әдәбият дөньясына җәлеп итүдә дә чагыла бу «күпер».
-
Чисталык кодексы
5 июнь Россиядә Экололог көне буларак билгеләп үтелә. Шул исәптән экология темасына багышланган мәкаләне тәкъдим итәбез.
-
2026 елда мәктәпләрдә яңа мәҗбүри предмет: «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте»
2026 елдан башлап мәктәп программасына «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дигән мәҗбүри предмет кертеләчәк. Бишенче сыйныфта әлеге курсны өйрәнүгә 17 сәгать, ә алтынчы һәм җиденче сыйныфларда 34 әр сәгать вакыт биреләчәк, дип хәбәр итә БИЗНЕС-ОНЛАЙН.