Хәрәкәтле ял – милли уеннар
Беркөн шәһәр йорты ишегалдыннан үтеп барам. Җәйге каникуллар булуына карамастан, ни гаҗәп, уен мәйданчыгында нибары ике бала утыра, икесенең дә кулында телефон. Ишегалдында унбиш минут булганмындыр, шул дәвер бер-берсенә күтәрелеп тә карамады болар. Балам урамда уйнап йөри дип сөенеп тор син менә. Ишегалды уеннарын уйнап, хәрәкәттән бәрәкәт алыр чорда, кояш астында телефонда утыралар икән бит.
Илмира МӨФТӘХОВА, психолог
Иң элек уен
Сер түгел, хәзерге заман әти-әниләре балаларын бишектән үк үсеш дәресләренә, төрле түгәрәкләргә йөртергә омтыла. Әмма мәктәпкәчә яшьтәге баланың гармонияле үсеше өчен уеннан да яхшы шөгыль юк. Уенга бушка вакыт сарыф итү дип карарга кирәкми. Түгәрәкләр бала үсешенә яхшы йогынты ясый, әмма алар белән шөгыльләнү баланы уеннан мәхрүм итәргә тиеш түгел.
Кешенең яшенә карата әйдәп баручы шөгыле була. Алар аша ул дөньяны танып белә, үсә, билгеле бер күнекмәләр ала. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шундый шөгыль – хәрәкәтле уеннар.
Әзергә бәзер
Моннан ким дигәндә 20–30 ел элек үскән буын белән бүгенгесе арасында төп аерма – уеннарның төрләре үзгәрү. Хәзер балалар әзер уенчыклар, төрле уен комплекслары, гаджетлар заманында үсә. Табиблы уйныйм дисәң, әсбаплар җыелмасы бар, кибетле уйнарга теләүчегә касса аппараты, кәгазь, тиен акчасына кадәр әзерләнгән. Әти-әни уенчыкка акча жәлләми, бала гына күңелсезләнмәсен. Ә бит үз чорында микрофон урынына тарак тотып җырлау, акча дип яфрак санау, агачтан төрле уенчыклар ясау баланың фантазиясен үстерүдә бик зур роль уйнаган. Бүген исә болар барысы да – әзергә бәзер, кибетләрдә сатыла. Шул сәбәпле, балаларда нәрсәдер уйлап табу, яңа уеннар уйлап чыгару теләге юк. Алар өчен иң кызыклы уен – телефон, ә гаджетлар дөньясында хәрәкәтле уеннарга урын бик аз кала шул.
Хәрәкәт кимеде
Бүгенге көндә нейропсихолог, ЛФК, АФК юнәлеше буенча белгечләренең күбәюе нәкъ менә шуның белән бәйле. Олылар һәм балалар арасында хәрәкәт кимеде. Элек әниләр балаларын караңгы төшмичә урамнан алып керә алмаса, бүген аларны урамга чыгару – үзе мәсьәлә. Чыгарып җибәрә алсаң да, үзенә шөгыль тапмыйча, кире бусага төбенә килеп басуы ихтимал. Бу урында әти-әнигә, дилбегәне бераз гына үз кулына алып, балаларга ишегалды уеннарын өйрәтү кирәктер. Аларның бала сәламәтлегенә, баш миенә файдасы күп тапкыр расланган, бу уеннар баланың югары психик функцияләрен формалаштыруга юнәлтелгән булуы хак. Төрле рәвештә йөгерү, сикерү, туп белән уйнау игътибар, җитезлек, вак һәм мотор функцияләрен үстерә, ике баш мие ярымшарларының үзара бәйләнешен тәэмин итә. Үзебезнең татар халык уеннары арасында гына да күпме кызыклы һәм файдалы төрләрен табарга мөмкин! Әлеге уеннарның максаты күңел ачу, вакытны үткәрү генә түгел, алар балаларда уйлау сәләтен арттыра, игътибарлылык, тапкырлык, аралашу, кагыйдәләр буенча уйный белү сыйфатларын тәрбияли.
Милли уеннар
Чыганак: Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
«Әйе», «юк» димәскә...
Балалар тезелешеп утыралар. Алып баручы балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Алып баручы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен юри сораулар бирә (мәсәлән: Синең күлмәгең нинди? Аягыңда туфлимы? һ.б.). Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, сорау алучы була.
Үрдәк атыш
Балалар җиргә диаметры 3–4 метр чамасы булган бер түгәрәк сызалар. Ул үрдәкләр йөзә торган күл вазифасын үти. Түгәрәкнең тышкы ягына кара-каршы ике аучы баса, калганнары «үрдәк» булып күл эченә керәләр. Ике аучы, бер туп белән чиратлашып, икесе ике яктан күлдәге үрдәкләргә туп аталар. Туп тигән үрдәк күлдән чыга, ахырда түгәрәк эчендә бер генә бала кала. Аучылар, бу сыңар үрдәккә чиратлашып, 10 мәртәбә ата. Әгәр тидерә алсалар, аучылар – җиңүче, тидерә алмасалар, ул бала «каһарман» була һәм «атылган» үрдәкнең барысы яңадан күлгә төшә. Уен шул рәвешчә барлык үрдәкләр атылып беткәнче дәвам итә.
Буш урынлы
Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:
Саескандай чайкаклап,
Мин йөримен өй саклап,
Каздай булып кыйгаклап,
Сиңа тиям, син әбәк!
Шулай дип берсенең аркасына суга да түгәрәк әйләнә йөгерә. Сугылган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам итә.
Ябалак
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага берәү чыга. Ул – «ябалак», түгәрәктәгеләр «кошлар» булалар. Ябалак «төн!» дип кычкырса, «кошлар» куллары белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә «көн!» дисә, барысы да катып калалар. Әгәр шулвакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла. Уен шул рәвешчә түгәрәктә бер генә «кош» калганчы уйнала. Ул җиңүче була.
Хат ташучы
Уйнаучылар, бер иптәшләрен уртада калдырып, кулга-кул тотынып, бер түгәрәк ясый. Уртада калганы «почта» була. Түгәрәктәгеләрнең һәркайсы үзенә Казан, Уфа, Мәскәү, Истанбул һ. б. кебек берәр шәһәр исемен атый. Шуннан соң уртада торучы «почта»: «Хат алып барам Казаннан Мәскәүгә!» – дип кычкыра. Исемнәре аталган уенчылар, шул арада йөгереп, урыннарын алыштыралар. Ә «почта» бу вакытта, форсаттан файдаланып, түгәрәктә урын алып калырга тырыша. Урынсыз калган бала «почта» булып, уен яңадан башлана.





Комментарийлар