Admin автор яңалыклары
-
Апас районында милли мәгариф
Апас районында татар, рус, чуваш балалары өчен ана телен, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Театр түгәрәкләре, фестивальләр, мастер-класслар, зона семинарлары, күренекле шәхесләргә багышланган педагогик укулар – болар барысы да милли мәгарифне үстерүгә юнәлдерелгән эшнең бер өлеше.
-
Шәүкәт Галиев иҗатына сәяхәт
(Интеллектуаль уен)
-
Гыйбадәт урыны гына түгел, гыйлем һәм тәрбия үзәге дә
22 август көнне, рәбигыльәүвәл аеның матур кояшлы көнендә, Питрәч районы Пимәр авылы мәчетенең 20 еллык юбилеена багышланган күркәм чара узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
ДИСЛАЛИЯ
Логопедиядә авазлар әйтелешендәге тайпылышлар өч төргә бүленә. Бу санда шуларның берсе – дислалия турында сөйләшербез. Балалар арасында аваз әйтелешендәге иң күп тайпылышлар шул төргә туры килә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казан Яшь тамашачы театры – Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Казан Яшь тамашачы театры Лев Толстой әсәрләре буенча сәхнә әсәрләре куюга багышланган Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.
-
Югалган Ә
Милләте буенча татар булып та, сөйләме башка телдә ачылган һәм 4–5 яшькә кадәр туган телен ишетмәгән, шул телдә аралашмыйча үскән балага туган теленә хас үзенчәлекле авазларны әйтү гаять авыр. Гомумән, күпчелек балалар татарча сүзләрне, иҗекләрен кыскартмыйча, алыштырмыйча, төгәл, чиста итеп әйтә дә алмый. Бу исә артикуляцион моториканың әлеге тел системасына җайлашып формалашмавына бәйле. Гади генә итеп әйтсәк, сәбәбе – сабыйның теле туган телендә ачылмауда.
-
Фәрит Йосыповның фәнни-методик эшчәнлеге
Филология фәннәре докторы, профессор, халкыбызның күренекле тел галиме Фәрит Йосыпов үзенең бөтен эшчәнлеген Россия һәм чит төбәкләрдә таралган татар сөйләшләрен өйрәнүгә, татар телен балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укытуга багышлады.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Безнең табигать» проекты
(Тәрбиячеләр өчен мастер-класс)
-
Хәрәкәтле ял – милли уеннар
Беркөн шәһәр йорты ишегалдыннан үтеп барам. Җәйге каникуллар булуына карамастан, ни гаҗәп, уен мәйданчыгында нибары ике бала утыра, икесенең дә кулында телефон. Ишегалдында унбиш минут булганмындыр, шул дәвер бер-берсенә күтәрелеп тә карамады болар. Балам урамда уйнап йөри дип сөенеп тор син менә. Ишегалды уеннарын уйнап, хәрәкәттән бәрәкәт алыр чорда, кояш астында телефонда утыралар икән бит.
-
Балтачта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Балтач ЗАГС бүлеге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тантаналы чара уздырды.
-
«Кеше гаилә белән көчле». Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлавы
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.
-
Фән һәм җитештерү тармагы хезмәттәшлеген арттыру
Бүген КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Геройлар чоры»
«Геройлар чоры» федераль проектында – махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен махсус үсеш программасында катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Марат Әхмәтов: «Чистайлылар милли традицияләрне саклыйлар һәм үстерәләр»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Чистай районында булды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Республика халкы өчен хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләде
Узган атнада Казанда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында, көн дәвамында хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде.




