Сәхнәдә 90нчы еллар. Казан егетләренең маҗаралары дәвам итә
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Казан егетләре артыннан» спектакленең премьерасы булды.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Казан егетләре артыннан» спектакленең премьерасы булды. Яшьлек дәрте ташып торган, җыр-биюгә, юморга һәм мәхәббәт маҗараларына бай комедиянең авторы – драматург Мансур Гыйләҗев, режиссеры – Айдар Җаббаров. Яңа спектакль – узган сезонда сәхнәләштерелгән «Казан егетләре» тарихының дәвамы, ул әле дә сәхнәдә бара.
Тамашачыга инде таныш булган вакыйгалар авылда башлана. Кызлар гына яшәгән кечкенә авылга дүрт Казан егете килеп эләгә. Кыска гына вакыт эчендә алар авыл гүзәлләренең йөрәген яулап ала, берничә көннән кабат әйләнеп килергә вәгъдә биреп, шәһәргә китә. Әмма шәһәр тормышы, көндәлек мәшәкатьләр арасында егетләрнең вәгъдәләре онытыла. Ә авыл кызлары көтүдән туктамый. Ниһаять, сабырлыклары төкәнгән гүзәлләр язмышны үз кулларына алырга карар кыла һәм сөйгәннәре артыннан Казанга юл тота. Алда аларны нинди очрашулар, көтелмәгән хәлләр һәм мәхәббәт сынаулары көтә?
Киредән 90 елларга, тамашачыны тагын бер кат яшьлегенә алып кайта торган спектакль дияргә дә мөмкин аны. «Казан егетләре» – туксанынчы еллар татар театры тарихында үз урынын алган комедияләрнең берсе. Заманында яшь драматург Мансур Гыйләҗев «Бичура» драмасын язып, әлеге әсәр яшь режиссер Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан Камал театры сәхнәсендә куела. Әмма тамашачы җыю авыр булгач, җиңелчә генә комедия яза, яшь режиссер аны яңа гына укып кайткан яшь буын Щепкинчылар белән куя. Мансур Гыйләҗев пьесасы беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда ук тамашачы мәхәббәтен яулый. Ул чорның катлаулы иҗтимагый шартларында җиңел юморга, җыр-биюгә корылган әлеге спектакль театрга яңа тамашачы җәлеп иткән үзенчәлекле сәхнә әсәренә әверелә. Беренче куелышта төп рольләрне Рамил Төхфәтуллин, Айрат Арсланов, Раушан Шәрипов, Илдус Габдрахманов, Люция Хәмитова, Әнисә Сабирова, Раушания Юкачева һәм Фәридә Сафина башкарган. Мартыныч-Мөбәрәк образын Рәшит Шамкай гәүдәләндергән.
Бала чактан карап үскән спектакль, шулкадәр күңелгә сеңеп калган ки, спектакль барышында берникадәр артистларның уенын чагыштырып та утырдым. Яраткан актерларым Рамил Төхфәтуллинның салам эскерте тирәсендә ирәеп йөргән яшь чагы, инде күптән Финляндиядә яшәүче Әнисә Сабырлар, чырык-чырык көлеп саламда тәгәрүче Люция Хәмитовалар күз алдыннан үтте.
Ул вакыттан бирле күпме сулар аккан, тормыш та, авыллар да, кешеләрнең карашлары да үзгәргән. Шуңа күрә бүген «Казан егетләре» тарихына яңадан мөрәҗәгать итү үзе үк кызыклы сораулар тудыра. Әсәрнең беренче өлешендә көлке маҗаралар аша авыл тормышының бүген дә актуаль булган мәсьәләләре – авылларның бушап калуы, эчкечелек, демографик хәл, яшьләрнең язмышы чагыла. Ир-атлар кими барган авылда берничә кыз һәм өлкән буын вәкилләре генә тормышны дәвам итәргә тырыша. Мөбәрәк абыйның да төп максаты – кызларны кияүгә биреп, авылга егетләрне җәлеп итү.
Спектакль бу мәсьәләләрне махсус рәвештә алгы планга чыгармаса да,моңлы җырлар, сәхнәдәге вакыйгалар аша алар тамашачы күңелендә үзеннән-үзе яңара. Тик киресенчә генә, авылларда яшәүче егетләр әле бераз булса да бар кебек, әмма кызларның күбесенең каласы килми, шәһәргә ашкына.
Әмма бүгенге тамашачы бу тарихка туксанынчы еллар карашы белән генә карый алмый. Заман үзгәргән, авыл тормышының проблемалары да башка төсмерләр алган. Яңа куелышта режиссер Айдар Җаббаровның әсәргә үз карашы, үз сәхнә телен тәкъдим итүе дә игътибарга лаек. Ул пьесаны сәхнәгә күчерү белән генә чикләнмичә, таныш тарихны бүгенге тамашачы белән яңадан сөйләштерә.
“Айдар Җаббаров классиканы да үзгәртергә мөмкин. Ул пьеса белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең спектаклен тудыра. Спектакльне режиссер да, артистлар да, барыбыз бергә эшләдек. Автор Мансур Гыйләҗев спектакльнең беренче вариантына да артистларның үзләреннән шаярулар, импровизацияләр өстәве турында сөйли. Ул комедияләрдә еш була торган күренеш”, – дип сөйләде Резидә Гобәева Тинчурин театрының әдәби бүлек җитәкчесе Резидә Гбәева журналистлар белән очрашуда.
«Казан егетләре артыннан» – беренче чиратта, күңелле ял, җырлы-биюле тамаша. Әмма аның артында мәхәббәт, тугрылык, вәгъдәгә тугрылыксызлык кебек мәңгелек темалар гына түгел, авыл язмышы турында уйланулар да бар. Ә иң мөһиме – кайвакыт үз бәхетеңне көтеп утыру гына җитми, аның артыннан үзеңә юлга чыгарга кирәк.





Комментарийлар