Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчасын билгелиячәкләр

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты конкурсына гаризалар кабул итү башланды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Быел республиканың 37 муниципаль берәмлектән 42 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашу өчен гариза тапшырган.

Конкурс ике этапта уза. 21 октябрьдә педагогик коллективлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телдә белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларын тәкъдим итә һәм яклый. 23 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр эксперт комиссиясе балалар бакчаларына барып, аларның эшчәнлегенең эчтәлеген һәм нәтиҗәләрен бәяләячәк.

Грант күләме – 500 мең сум. Бу акчаны балалар өчен мебель, уеннар, уенчыклар, дидактик һәм үстерешле материаллар сатып алуга тотарга мөмкин.

2026 елгы конкурс нәтиҗәләре ноябрь уртасында билгеле булачак. Җиңүчеләр исемлеге Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ