Логотип Магариф уку
Цитата:

Пәри

Татар фольклорында Пәри образы каян килеп чыккан? Ул явыз рухмы, әллә матурлык һәм могҗиза символымы? Халык ышануларында, әкиятләрдә һәм дастаннарда бу персонажның нинди сыйфатлары булган?

Борынгы тамырлары

Татар халкының традицион мәдәниятендә мифологик персонажлар дөньясы гаять бай. Алар арасында йорт һәм су ияләре, урман рухлары, албасты, убыр, җен, шайтан, дию, аждаһа кебек күптөрле затлар бар. Шуларның берсе – Пәри. Аның образы татар фольклорында гына түгел, Якын һәм Урта Көнчыгыш, Урта Азия, Кавказ һәм Идел буе халыкларының мифологиясендә, фольклорында һәм язма әдәбиятында очрый. Татар мифологиясен өйрәнгән галим Фатих Урманчеев Пәри образын нәкъ менә шушы киң мәдәни-тарихи контекстта карый. «Татар энциклопедиясе»ндә дә Пәри рух, мифология, фольклор һәм язма әдәбият персонажы буларак билгеләнә.

Галимнәр Пәри атамасының тамырларын борынгы фарсы мифологиясе белән бәйли. Борынгы Иран күзаллауларында бу зат тискәре сыйфатларны гәүдәләндергән явыз рух буларак аңлашылган. Вакыт узу белән Пәри образы үзгәргән, аңа уңай сыйфатлар да күчкән. Урта гасырлар башыннан төрки халыкларның мифологиясендә, фольклорында һәм язма әдәбиятында ул берьяклы гына явыз зат булудан туктаган. Киресенчә, Пәри каршылыклы, катлаулы образга әверелгән: анда явызлык белән мәрхәмәт, чырсызлык белән матурлык янәшә яши. Татар фольклорындагы Пәри образын «явыз рух» дип кенә кабул итмәскә кирәк.

 

Бер образ – төрле кыяфәт

Пәрине халыкның нинди кыяфәттә күрүе дә төрле. Фатих Урманчеев китергән мәгълүматларга караганда, ул хатын-кыз рәвешендә, сирәгрәк ир-ат, җәнлек, күгәрчен кыяфәтендә яки хәтта учак ялкыны рәвешендә дә күренергә мөмкин икән. Бу үзенчәлек – Пәри образын башка мифологик персонажлардан аерып торган сыйфатларның берсе. Халык күзаллавында Пәри еш кына матурлыкка катыша. Татар әкиятләрендә, хикәятләрендә һәм дастаннарында чибәр, батыр каһарманнарның кеше белән Пәри никахыннан тууы турында сюжетлар бар. «Идегәй» һәм «Сәйфелмөлек» кебек әсәрләрдә дә шундый мотивлар очрый. Кайбер әсәрләрдә Пәри образы су асты патшалыгы белән бәйле.

Адәм баласы өчен Пәри һәрвакытта да дошман түгел. Ул кайбер әсәрләрдә кеше белән никахка керә, аннан бала туа, ә ул бала гадәти кешеләрдән аерылып торган батырлык, матурлык яки башка үзенчәлекләргә ия була. Шуңа күрә Пәри образының татар фольклорындагы вазифасы явыз көч булу белән генә чикләнми. Аны фани дөнья белән «теге» дөнья арасындагы чикне тоташтыручы персонаж буларак та күрергә мөмкин.

 

«Пәри алыштырган» бала

Пәри белән бәйле иң үзенчәлекле мотивларның берсе – кешене, аеруча кечкенә баланы яки балигъ булмаган кызны алыштыру турындагы ышану. Фатих Урманчеев татар фольклорындагы Пәри турындагы мәгълүматларны бәян иткәндә бу мотивны аерым күрсәтә. Халык ышануларында Пәри кешене алыштыра ала дип саналган, һәм «пәри алмаштырган» дигән әйтем дә шушы күзаллауларга бәйле. Бала алыштыру мотивы татар мифологиясендә Пәри белән генә чикләнми. Галим Ләйлә Дәүләтшина, татарларның бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән мифологик күзаллауларын өйрәнгәндә, җен образы белән бәйле бала алыштыру мотивына да туктала. Галим билгеләгәнчә, халык ышануларында баланы һәм йөкле хатын-кызны ялгыз калдырмау, кирәк булганда алар янына тимер әйбер, сарымсак, артыш таягы яки миләш ботагы кую кебек саклану чаралары булган. Бу мисаллар татар традицион мәдәниятендә балага бәйле мифологик күзаллауларның никадәр әһәмиятле урын тотуын күрсәтә.

Пәри образы белән бәйле бала алыштыру мотивын бүгенге кеше, әлбәттә, халыкның борынгы мифологик ышануы буларак кабул итә. Аны тарихи яки медицина факты итеп аңлату өчен нигез юк. Әмма фольклор өчен аның әһәмияте башкада: мондый ышанулар борынгы кешеләрнең дөньяны ничек аңлатырга тырышканын күрсәтә. Алар өчен аңлашылмаган хәлләрнең дә үз сәбәбе булган. Баланың кинәт үзгәрүе, авыруы яки гайре табигый тәртибе дә мифологик фикерләү ярдәмендә аңлатылган.

 

Әдәбиятта Пәри

Пәри образы халык авыз иҗатында гына түгел, татарның язма әдәбиятында да сакланып калган. «Татар энциклопедиясе» мәгълүматларына караганда, Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Харәзминең «Мәхәббәтнамә» әсәрләрендә Пәриләр матурлык фәрештәләре, җәннәттәге хур кызлары рәвешендә сурәтләнә. Бу әсәрләрдә мәҗүсилек чорыннан килгән күзаллаулар белән мөселман мәдәнияте образларының үзара үрелүен күрә алабыз. Пәри образы соңрак татар әдәбиятында да яшәвен дәвам итә. Фатих Урманчеев әзерләгән энциклопедик мәгълүматта Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Нәҗип Думави кебек әдипләр иҗатында да Пәри образының урын алуы күрсәтелә. Димәк, Пәри халыкның борынгы мифологик күзаллавында гына калган зат түгел, ә әдәби образ буларак та яши бирә икән.

 

БЕЛЕШМӘ

Татар фольклорын өйрәнү тарихында Хәмит Ярми, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Фатих Урманчеев, Марсель Бакиров, Фәрит Урманчеев, Ким Миңнуллин, Ләйлә Дәүләтшина һәм башка галимнәрнең хезмәтләре аеруча әһәмиятле. Институтның халык иҗаты бүлеге дә, дистә еллар дәвамында экспедицияләр оештырып, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән фольклор материаллары җыйган һәм аларны фәнни яктан өйрәнгән. Бүген бу эш 25 томлык «Татар халык иҗаты» җыелмасын әзерләү уңаеннан дәвам иттерелә. Аның беренче томы татар мифологиясенә багышланган, анда төрле чорларга караган язма һәм авыз иҗаты – тел материаллары, архив язмалары, фольклор текстлары системалаштырылган.

 

Кеше белән мифик дөнья арасында серле зат

Халык мифологиясе – уйлап чыгарылган әкиятләр җыелмасы гына түгел. Әби-бабаларыбыз дөньяны ничек күзаллавын, куркынычны ничек аңлатуын, билгесезлек алдында үзен ничек тотуын һәм әйләнә-тирә мохит белән нинди мөнәсәбәттә яшәвен аңларга тырышу. Пәри образының гасырлар аша сакланып калуы да шуның белән бәйле: ул халык хәтерендә төрле чорларның мәдәни эзләрен берләштергән катлаулы мифологик персонаж булып яши.

Бүген Пәригә ышану мәсьәләсе түгел, ә аның татар мәдәни мирасында нинди урын тотуы мөһимрәк. Фольклор әсәрләрендә сакланган бу образлар безгә борынгы кешеләрнең рухи дөньясына тәрәзә ача. Ә Пәри, үзенең каршылыклы табигате белән, шул тәрәзәдән күренгән иң серле һәм кызыклы образларның берсе булып кала бирә...

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ