Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин «Россия – Ватан, Татарстан – туган йорт» күргәзмәсен ачты

ТР Фәннәр академиясе бинасында «Россия – Ватан, Татарстан – туган йорт» мультимәдәни күргәзмәсе ачылды. Аны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

14 тематик экспозициядән торган күргәзмә Россия халыкларының бердәмлеге елына багышлана. Анда Татарстан үсешенә өлеш керткән төрле халык вәкилләре, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, ТР халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелә.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яшәвен билгеләп үтте.

Күргәзмә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган проектны дәвам итә. Аның төп максаты – милләтара татулыкны ныгыту һәм республиканың этномәдәни күптөрлелеген саклау.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ