Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарих буенча республика олимпиадасы узды

16–18 ноябрьдә «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан Республикасы кадет мәктәпләрендә белем алучылар арасында тарих буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халкыма хезмәт итәм!» дип исемләнгән республика олимпиадасы узды.

Интеллектуаль ярышта республиканың 15 кадет белем бирү оешмасыннан 140 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча биш җиңүче билгеләнде.

Алар: Советлар Союзы Герое Ильдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбеннән Ванюшин Лев,  Советлар Союзы Герое Ильдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбеннән Селезнёва Василиса, Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе укучысы Гатауллин Константин, «Калкан» полиция кадет мәктәбе укучысы Булашов Никита, Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе укучысы Чайдаков Эмиль.

Тагын 71 укучы олимпиада призёры булды. Олимпиададан фотолар белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://vk.ru/album-186438036_313967428

Җиңүчеләрне, призёрларны, шулай ук катнашучыларны әзерләгән педагогларны ирешкән нәтиҗәләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез!
Фотолар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ