Казан уку йортында узган халыкара фәнни конференциядә 90 нан артык студент катнашты
А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университеты–Казан авиация институтында «Һөнәри аралашу өлкәсендә инглиз теле» халыкара яшьләр фәнни конференциясе узды. Анда Россия һәм чит ил югары уку йортларыннан студентлар һәм яшь тикшеренүчеләр катнашты.
Конференциядә мәгарифтә ясалма интеллект куллану, фәнни әдәбиятны тәрҗемә итү, мәдәниятара аралашу, цифрлы технологияләр һәм мәгълүмати системалар турында фикер алыштылар. Шулай ук икътисад, хокук һәм социаль фәннәр өлкәсендәге тикшеренүләр тәкъдим ителде.
Чарада Беларусь дәүләт университеты һәм Үзбәкстанның Коканд дәүләт педагогика университеты вәкилләре чыгыш ясады.
Россиядән КНИТУ-КАИ, Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм А. А. Новиков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт граждан авиациясе университеты студентлары кушылды. Барлыгы 90 нан артык студент катнашты.
Конференцияне чит телләр, рус теле һәм рус телен чит тел буларак укыту кафедрасы оештырды. Чара катнаш форматта узды: чыгышларны залдан да, онлайн да тыңларга мөмкин булды.
Фото: уку йорты матбугат хезмәте





Комментарийлар