«Татар теле — халкым теле» конкурсына гаризалар кабул ителә
«Татар теле - Халкым теле» Бөтенроссия конкурс һәм семинарына гаризалар кабул ителә.
Проект татар телендә сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итүче укыту алымнары һәм авторлык эшләнмәләре белән уртаклашу өчен оештырыла. Программада экспертлар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм иҗади чаралар каралган.
Конкурста мәктәп, лицей, гимназия, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү һәм тел үзәкләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша ала.
Быелгы беренче чара «Татарча сөйләшәбез!» дип атала һәм 11–13 декабрьдә Чувашия Республикасының Кызыл Чишмә авылындагы «Сәләт-Батыр» яшьләр үзәгендә узачак.
Икенче этапта җиңүчеләр һәм барлык катнашучылар өчен иҗади конкурс һәм семинар узачак. «Сәләт-Батыр» үзәге күрше төбәкләрдәге татар авыллары өчен мөһим мәдәни үзәк булып тора.
Катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен махсус бүләкләр каралган. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр selet.biz сайтындакабул ителә.
Фото: «Сәләт» үзәге матбугат хезмәте





Комментарийлар