Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчасында гаилә клубы

2025 елдан Россия Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына агарту эшчәнлеге программасын кертү турындагы карары нигезендә бу юнәлештәге эш тагын да системалы төс алды. Безнең «Ромашка» балалар бакчасы әлеге программа кысаларында районның база мәйданчыгы итеп билгеләнде. Бу безгә ата-аналар белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә, нәтиҗәле тәҗрибәләрне сынап карарга һәм аларны системага салырга мөмкинлек бирде.

 

                                                                                                                                                                  

 

Миләүшә ГАТИНА,

Әлки районы Базарлы Матак авылының

«Ромашка» балалар бакчасы методисты

 

2025/2026 уку елында балалар бакчасында «Солнышко в ладошке» («Учларымда кояш») исемле гаилә клубы оештырылды. Клубның төп максаты – балалар бакчасы белән гаилә арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, ата-аналарның педагогик культурасына ярдәм итү, балалар белән уртак эшчәнлек аша гаилә кыйммәтләрен формалаштыру. Клубта әти-әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр бергәләп халкыбызга, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүгә, төрле милләт һәм мәдәният вәкилләренә хөрмәт белән карауга, гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне кадерләүгә юнәлдерелгән чараларда катнаша. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек кебек гомумкешелек кыйммәтләренә дә аерым игътибар бирелә.

Клуб эшчәнлеген системалаштыру максатыннан махсус программа төзелде. Әлеге программа ата-аналарны агарту эшчәнлеге программасы нигезендә эшләнде.

Клубның эшен яктырткан программа белән Халыкара белем бирү академиясе оештырган Бөтенроссия фестивалендә катнашып, җиңүче дипломына лаек булдык.

Гаилә клубы кысаларында ай саен ата-аналар катнашында уртак чара үткәрелә. Моннан тыш, ай дәвамында план нигезендә төрле темаларга консультацияләр, телдән журналлар оештырыла, онлайн буклетлар һәм видеороликлар әзерләнә. Бу эш формалары ата-аналарга балалар тәрбиясенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында мәгълүмат алырга, үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм башка гаиләләр белән аралашырга мөмкинлек бирә.

 «Учларыбыздагы кояш  ул безнең балаларыбыз икән бит!» Чыннан да, бала – гаиләгә җылылык, яктылык һәм яшәү мәгънәсе бирүче иң кадерле зат. Аның елмаюы, уңышлары, әти-әнисенә булган мәхәббәте гаиләне берләштерә, күңелләргә җылылык өсти.

«Учларымда кояш» гаилә клубының эшчәнлеге бер генә юнәлеш белән чикләнми. Аның программасында гаиләнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләре, балаларны тәрбияләү, гаилә традицияләрен буыннан-буынга тапшыру, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, һәр гаилә әгъзасының шәхси киңлеге һәм үсеше кебек мөһим мәсьәләләр урын алган.

Балалар бакчасындагы гаилә клубы – ата-аналар һәм балаларның бергәләп вакыт үткәрүе, уртак эшчәнлек алып баруы, бәйрәмнәр һәм төрле чаралар оештыруы өчен төзелгән ирекле берләшмә. Аның эшчәнлеге балаларның рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбиясенә дә зур өлеш кертә.

Гаилә белән балалар бакчасының бердәм максатка юнәлтелгән эшчәнлеге баланың үсешенә уңай йогынты ясый. Чөнки тәрбиянең нәтиҗәлелеге балалар бакчасында бирелгән белем һәм күнекмәләр белән генә түгел, ә аларның гаиләдә ничек дәвам итүе белән дә бәйле.

Бала өчен иң мөһим үрнәк – аның янәшәсендәге өлкәннәр. Әти-әнисе белән бергәләп китап уку, табигатькә чыгу, спорт белән шөгыльләнү, милли бәйрәмнәрдә катнашу, гаилә тарихын өйрәнү, өлкән буын вәкилләре белән аралашу – болар барысы да баланың рухи дөньясын баета.

Шуңа күрә безнең «Учларымда кояш» клубының төп идеясе бер гади фикергә нигезләнә: балага тәрбия бирү – барыбызның да уртак бурычы. Ә гаилә белән балалар бакчасы бердәм булып эшләгәндә генә бу бурычны нәтиҗәле итеп үтәргә мөмкин.

Баланың кулындагы кечкенә учларга зур дөнья сыя. Ә шул учларны җылылык, мәхәббәт һәм игелек белән тутыру – без-өлкәннәрнең, иң зур җаваплылыгы.

 

Гаилә клубының туган көне

(Сценарий)

Максат: гаиләләр белән элемтәне ныгыту; балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү; гаилә – балалар бакчасы – мәктәп арасындагы дәвамчанлыкның өзелмәве өстендә эшне дәвам итү.

Материал: кояш төзү өчен кояш нурлары, мәкальләр, шарлар.

Әти-әниләр белән балаларның бергәләп милли ризык пешергән видео, презентацияләр әзерләп килү биреме бирелә.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, әти-әниләр, бүген бездә «Учларымда кояш» гаилә клубының туган көне!

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табарбыз hәм күңелле ял итәрбез.

Зал икеләтә шатлык белән тулсын өчен, һәркемгә урын җитәрлек булсын дип, кояш нурларын җибәрергә булды. Һәркемгә ул чакыру җибәрде!

Сез бәйрәмгә безгә килдегез, чакыру нурларын алып килдегезме? (Нурларны кояшка ябыштыралар.)

Эмблемалар бирү.

 «Күңелле балачак» җыры (мәктәпкә әзерлек төркеме).

1 нче бала.

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен әти-әнием белән!

Татулык – гаиләбез нигезе!

Әби-бабам – иң кадерле кеше!

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен туганнарым белән!

Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,

Горурланам гаиләм белән!

2 нче бала.

Дөньяларда яшәү рәхәт,

Туганнар бергә булса;

Гаилә учагы hәрвакыт

Безне җылытып торса.

Тормыш җиңел бергәләшеп,

Тату торганда.

Янәшәдә әти белән

Әни булганда!

Алып баручы. Дөньяда ничек яшәргә, кеше булырга өйрәтүче дә, сине яратучы, яклаучы да  ул – безнең гаилә. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак!

«Бииләр итек-читекләр» җыры (өлкән төркем).

Алып баручы. Әни – кояш кебек берәү генә. Аларны борчымагыз, аларга булышыгыз. Аларны яратыгыз. Әниегез сезне матур сүзләр белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек, балаларын ярата. Кулларына алып иркәләүче дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да – әтиләр. Әтиләрегез – гаиләгездә иң зур кеше, баш кеше, чөнки әтиләр гаиләнең башка кешеләре турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшне дә әтиләр эшли.

Татар биюе «Егетләр» (өлкән төркем).

Алып баручы. Я әйтегез әле, бәйрәм нәрсәсез булмый? Табынсыз. Ә табыныбыз милли ризыклардан башка була да алмый. Чөнки иң тәмле, иң мактаулы, иң бәрәкәтле ризык ул бездә – татар халкында. Шулаймы? Я, кайсыгыз килешми? Ягез, эшкә күчик. Гаиләләребез үзләренең яраткан ризыкларын тәкъдим итәләр.

Әти-әниләр белән балаларның бергәләп милли рызык пешергән видео, презентацияләр карау.

Алып баручы. Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да кем генә алар булып кыланмаган. Ә хәзер исә тормыш – үзе сәхнә, ә без – артистлар.

Балаларның әти-әниләр белән бергәләп башкарган концерт номерлары.

Алып баручы.  Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге. Бу бәйге мәкальләргә бәйле. Хөрмәтле әти-әниләр, мин мәкальнең башын әйтәм, ахырын сез әйтеп бирерсез.

– Оста барда кулың тый, ... (белгән барда телең тый).

– Казанга ни салсаң, ... (чүмечкә шул чыга).

– Эшлегә көн җитми, ... (эшсезгә көн үтми).

– Яхшы гадәт адәм итәр, ... (яман гадәт әрәм итәр).

Алып баручы. Балаларыбыз әти-әниләренең пар канаты астында сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үссеннәр. Үрнәк гаилә булып, балаларыгызның игелеген күреп, шатланып яшәвегезне телибез. Гаилә клубының туган көне котлы булсын!

Фотолар балалар бакчасы архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ