«ЦифрАтест» Бөтенроссия акциясенә кушыл
13 декабрьгә кадәр «ЦифрАтест» Бөтенроссия акциясе бара. Үзенең цифрлы грамоталык, ясалма фәһем өлкәсендәге компетенция дәрәҗәсен бәяләргә теләгән һәркем бушлай онлайн-тест уза ала.
«ЦифрАтест» гражданнарга цифрлы мохиттә никадәр ышанычлы ориентлашуларын, заманча технологияләрдән файдалана белүләрен, цифрлы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләрен, яcалма фәһемне көндәлек тормышта куллана белүләрен бәяләргә ярдәм итәчәк.
Тест үтү махсус теркәлүне сорамый, моның өчен 20 минут вакыт кирәк. Акциядә катнашучыларга махсус сертификат һәм шәхси киңәшләр биреләчәк.
Тестны цифратест.рф сайтында узарга мөмкин.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар