Альберт САБИРОВ автор яңалыклары
-
Бер герой исемендә ике мәктәп
Кайберәүләр «Мәктәптә патриотик тәрбия кирәкме, ул нинди формада алып барылырга тиеш?» дигән сорау куя. Моңа төрлечә җавап бирүчеләр, аның төрле юлларын тәкъдим итүчеләр булды. Шуның берсе – мәктәптә укучылар катнашында Дәүләт гимнын уйнату һәм әләмен алып керүне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов бу чараны «Үсеп килүче буында гражданлык хисләре тәрбияләүнең мөһим элементы» буларак билгеләп үтте. Димәк, патриотик юнәлештәге эшчәнлекнең, балалар бакчасыннан башлап, һәр белем бирү йортында эзлекле рәвештә алып барылуы мөһим. Ватанны ярату, патриотик хисләр анадан, туган төбәктән башлана. Шуңа да укытучыларның үзе укыткан дәресләрдә әлеге теманы даими күтәрүе табигый. Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең бу яктан электән салынган үз йөзе бар, ул Советлар Союзы Герое Алексей Малышев исеме белән бәйле.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Нурлат балыкчыcы
Казансу, Идел киңлекләрендә салкын кыш көннәрендә дә боз астыннан балык чиртеп утыручыларны күргәнегез бардыр. Андыйларны халык, «эшсезлектән, йә хатыныннан качып чыгып китүчеләр» дип атый. Ләкин һәммәсен дә бер иләккә салып карамыйк, арасында төрлесе бар. Авылныкылар да балык тотарга ярата, үзләренең фестивальләре дә бар әле.
-
Чистай батырларын барлый
Чистайдагы 2 нче гимназиянең тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Фоат Сөнгатуллин 2008 елда «Мәгариф» милли проекты кысаларында узган конкурста Россия Федерациясендә иң яхшы укытучы дип таныла. 2013 елда «Безнең иң яхшы укытучы» конкурсы җиңүчесе. 2004, 2010, 2024 елларда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы лауреаты, 2023 елда балигъ булмаган балаларның җәмәгать тәрбиячесе республика бәйгесенең зона этабында җиңүче.
-
Каһарманнар күңел түрендә
Казандагы 113 нче татар-рус мәктәбе ишегалдында Россия Герое Марат Әхмәтшинга куелган бюст ерактан ук үзенә тартып тора. Бу татар каһарманы ни өчен шушы мәйданда урын алган, аның мәктәп белән нинди бәйләнеше бар? Мәктәпкә беренче тапкыр килгән бала һәм ата-аналар күңелендә шундый сорау туа торгандыр. Шушы ук герой исемен йөрткән белем йорты Лаеш районы Атабай авылында да бар бит әле. Бер каһарманга шундый олы хөрмәт ни өчен бирелә икән дип тә уйлап куясың.
-
Мәчкәрәдә сәүдәгәр Үтәмешев мәчетенә кабаттан ай куелды
Кукмара районының Мәчкәрә авылы Совет чорына кадәр үк иң укымышлы һәм эшкә оста халык яшәгән төбәк буларак тарихка кереп калган. Алар арасында Үтәмешевләр укымышлы, оста сәүдәгәрләр һәм җитештерү тармагын үстерүдә зур өлеш керткән нәсел буларак аерым урын алып тора. Аларның нәселендә Габденнасыйр хәзрәт Курсави, күренекле язучы Чыңгыз Айтматов кебек шәхесләрне дә очратырга мөмкин. 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габдессәлам улы Үтәмешев авылда беренче Җәмигъ мәчетен төзетә. Кирпечтән, ике катлы итеп төзелгән Аллаһ йорты диварларыннан әле дә булса шул чорның сулышы сизелеп тора, бизәкләре дә сакланып калган. Совет чорында манарасы киселеп, үзе башка максатларда кулланылган бинага XXI гасырга аяк баскач, яңа сулыш өрергә тырышып караганнар. Әмма ахырга кадәр җиткерергә халыкның хәленнән килми, элеккеге кебек байлары да табылмый. Халкыбызның мәдәни архитектура һәйкәле булган бу мәчетне кабат тергезү эшенә 2022 елда ныклап торып керешәләр. Бу – хөкүмәт дәрәҗәсендәге мөһим эшкә әверелгән.
-
Урамда буран дулый
Татарстан кече һәм урта бизнес ассоциациясенең матбугат хезмәте җитәкчесе, башкаручы директоры, ТР җәмәгать палатасының эшмәкәрлекне үстерү буенча эшче төркеме әгъзасы, «Rite Pro» IT компаниясен оештыручы һәм аны үстерүгә зур көч куйган шәхес иде ул. Алтынчы дистәне тутырып килүче, типсә тимер өзәрлек ир-егет – Наил Галиевне искә алу кичәсендә элеккеге хезмәттәшләре, якыннары аның белән бергәләп башкарган эшләрне, ул узган юлны олы сәхнәдән торып бәян иттеләр. Аның хөрмәтенә җырлар башкарылды. Кеше китә, җыры кала, дип язучы Мөхәммәт Мәһдиев Наил кебекләр турында әйткән. Ул нәкъ шундый затлардан булган. Махсус хәрби операциядә катнашып, 2024 елның 20 гыйнварында ак кар өстендә каны тамган Наил Камил улы хәзер җир куенында. Кыю ил сакчысын, альбомындагы фотосурәтләр һәм һәлак булганнан соң гаиләсенә тапшырылган «Батырлык» ордены хәтерләтә. Боларны беркайчан да күңелдән сызып ташлап булмый, буыннан-буынга күчә торган рәхмәт белән тулы хәтер сандыгы ул. Бу очрашуда шуны барлап утырабыз.
-
Насыйри укулары
Бүген Казандагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә, «Насыйри укулары – Насыровские чтения» Халыкара фәнни-гамәли конференция кысасында, «Милләтнең йөзе – мәгърифәттә, иҗатта, фәндә» дип аталган симпозиум булып узды. Бу чара күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы алдыннан оештырылды.
-
Очучыдан галимлеккә илткән юл
Котлыйбыз! 50 ел дәвамында педагоглык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова – «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы өчен дә көтеп алынган остаз. Ул – «Авыл укытучысы» бәйгесенең алыштыргысыз жюри рәисе. Без аны олы юбилее белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иман байлыгы, имин, озын гомер телибез!
-
Мәгарифтә авырткан урыннарны барлау
Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе – мәгариф өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе, анда узган уку елына нәтиҗәләр ясала һәм алдагы чорга бурычлар куела. Быел ул Лаеш районы Усад бистәсендәге «Инноватика» күп профильле лицейда үтте. Киңәшмәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды. Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Әлеге киңәшмәдән кайбер өземтәләрне сезнең хозурга да тәкъдим итәбез.
-
Максат куйсаң, җиңүгә ирешәсең!
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Республика олимпиада үзәге» оештырылганга быел – 10 ел. Мондый үзәк ачылу республикабызда олимпиада хәрәкәтенә яңа сулыш өрде, фән бәйгеләрендә катнашучы укучыларны һәм тренер-остазларны бергә туплап, Бөтенроссия мәйданында уза торган бәйгеләргә дә ныклы әзерлек белән барырга юл ачты. Аның директоры Гөлнара Илдар кызы ИСЛАМОВА республика һәм Бөтенроссия олимпиадасында катнашучыларның быелгы уңышлары, алдагы сезонга планнары белән уртаклашты.
-
«Авыл укытучысы» – министрда кунакта
Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы – 2024» конкурсы җиңүчеләре белән очрашты. Ул авыл мөгаллимнәренең, тәрбиячеләрнең балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тоткан роле зур булуын билгеләп үтте, аларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Түгәрәк өстәл артында узган очрашуда катнашучы укытучылар һәм бәйгене оештыручылар үз фикерләре белән уртаклашты. Алга таба бу конкурсның үсеш кыйбласы хакында эшлекле сөйләшү булды.
-
27 сентябрьдә Биектауда «Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең финалы узды
27 сентябрьдә Биектау районында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Мәгариф», Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы– 2024» республика бәйгесенең финалы узды.Конкурсантлар бер гасырлык тарихы булган Ямаширмә урта мәктәбендә, «Йолдыз» балалар бакчасында ачык дәрес һәм шөгыль күрсәтте.
-
«Авыл укытучысы – 2024» конкурсының II туры тәмамланды
Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы – 2024» һөнәри бәйгесенең II турына нәтиҗә ясалды.
-
«Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең I туры нәтиҗәләре билгеле булды
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы – 2024» һөнәри бәйгесенең I турына йомгак ясалды. Конкурста республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре үзләренең иҗади эшләре белән катнашты.
-
Иң зур бүләк – әти-әни кочагы
«Гаилә бәхете – ил бәхете», – ди халык. Гаиләдә генә рухи һәм әхлакый кыйммәтләр саклана, ата-бабалар тәҗрибәсе, тәрбиясе олы хәзинә итеп кадерләп тапшырыла, гаилә коргач кына буыннар өзелмәс чылбыр халәтенә әйләнә. Өебездә бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Менделеев каласында яшәүче Лидия һәм Илшат Кәшиповлар гаиләсенең дә кызыклы, сихри тормыш сәхифәләрен ачып укыйсы, аларның фикер, теләкләрен башкаларга да җиткерәсе килде.