Казан мәктәп укучылары ашханәдә туклану буенча кире элемтә калдыра алачак
Мәктәп укучылары ашханәдә туклану оештыруны ике төрле ысул белән бәяли алачак.
Яңа уку елыннан Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мәктәп укучылары өчен кире элемтәнең ике яңа формасын кертергә планлаштыра. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Укучылар ашханәдә туклануны QR-код буенча бәяли алачак, ә «Мәгариф картасы» кушымтасында кире элемтә калдыра алачак.
Фото: freepik.com
Комментарийлар