250 меңнән артык укытучы ясалма фәһем белән эшләргә өйрәнәчәк
Россиянең 250 меңнән артык укытучысы ясалма интеллектны дәрестә файдалану буенча бушлай курс үтә алачак. «Укытучы эшендә ясалма фәһем» дип аталган курс өчен гаризалар сентябрьдә «Дәүләт хезмәтләре» порталында кабул ителә башлый.
«Яндекс» белгечләре әзерләгән 36 сәгатьлек курс интернет аша үткәреләчәк. Укытучылар дәресләрне үзләренә уңайлы вакытта карый алачак.
Курс барышында педагоглар дәресне кызыклырак итү өчен ясалма интеллектны куллану юлларын өйрәнәчәк. Математика укытучылары формула һәм теоремаларның ничек эшләвен анимация аша күрсәтә, биология һәм география укытучылары табигатьтәге процессларны сурәтли алачак. Чит тел дәресләре өчен интерактив биремнәр дә әзерләргә мөмкин булачак.
Курсны нейрочелтәрләр белән элек эшләгән һәм бу өлкәдә тәҗрибәсе булмаган укытучылар да уза ала. Уку тәмамлангач, йомгаклау имтиханы тапшырырга кирәк булачак. Тестны уңышлы узган педагогларга квалификация күтәрү турында таныклык биреләчәк.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар