Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Диләрә Сабирҗанова «Реактор» Бөтенроссия конкурсының иң көчле 80 катнашучысы исемлегенә керде.
Бу исемлеккә эләгү өчен аңа илнең төрле төбәкләреннән килгән 3000 нән артык яшьтәшен узарга туры килгән.
Диләрәнең уңыш юлы – тырышлыкның зур фән дөньясына ишекләр ача алуына ачык мисал. Әлеге бәйгегә эләгү өчен мәктәп укучысы махсус әңгәмә узган һәм «Материаллар дизайны һәм тикшеренүләр» юнәлешенә сайлап алынган. Финал нәтиҗәләре буенча ул профильле әзерлек үтү өчен Обнинск шәһәрендәге легендар Л. Я. Карпов исемендәге Фәнни-тикшеренү физик-химия институтына (АО «НИФХИ им. Л. Я. Карпова») юллама алган.
Бу институт – Россиянең алдынгы фәнни үзәкләренең берсе. Биредә онкологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалау өчен радиофармацевтик препаратлар эшләнә (2026 ел ахырына кадәр яңа заводны эшләтеп җибәрү планлаштырыла), радиациягә чыдам материаллар булдырыла. Диләрәнең уңышы очраклы түгел. Аның инде шактый тәҗрибәсе бар. Кыз «Сириус» үзәгендә практик химия буенча профильле программада белем алган. «Сириус. Җәй: проектыңны башла» проектында һәм «Зур чакырулар» бәйгесенең төбәк этабында яшүсмерләрнең психосоматикасына багышланган фәнни эш белән катнашкан. Шулай ук Диләрә Сабирҗанова Биләрдә узган киләчәк энергетикасы форумы, «Талантлар белән стратегик идарә итү» («Стратегическое управление талантами в Республике Татарстан») дәүләт программасы һәм Талантлар университеты оештырган интенсивларның актив катнашучысы да.
Фото ТР Мәгариф һәм фән министрылыгының Макстагы рәсми аккаунтыннан алынды.
Комментарийлар