«Күзлек» балалар театр лабораториясенең өченче сменасы тәмамланды
Казанда «Күзлек» балалар театр лабораториясенең өченче сменасына йомгак ясалды. «Чулпан» мәдәни үзәгендә узган фестивальдә лабораториядә катнашучылар әзерләгән сәхнә эскизлары тәкъдим ителде.
Катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде. Ул лабораториянең туган телгә кызыксыну уятуда һәм балаларны иҗади фикер йөртергә өйрәтүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
«Күзлек» проекты «Апуш» балалар татар театр студиясе тарафыннан Казан мэриясе проекты буларак оештырыла. Быелгы смена 12 көн дәвамында Лаеш районындагы «Санта» балалар лагерында узган. Балалар мастер-классларда, иҗади очрашуларда һәм дискуссияләрдә катнашып, татар әдәбияты әсәрләре нигезендә сәхнә эскизлары әзерләгән.
Быел лаборатория Фатыйх Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган. Яшь артистлар язучының әсәрләре буенча эшләгән, ә эскизларның музыкаль бизәлеше композитор Азат Хөсәенов иҗатына нигезләнгән. Проектта Казаннан тыш Әлмәт, Яр Чаллы һәм Мәскәү театр студияләрендә шөгыльләнүче балалар да катнашкан.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Комментарийлар