Журналистлар галимнәр белән очрашты
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен «Фән һәм технологияләр унъеллыгы уңаеннан Татарстанда фәнни-технологик үсешне яктырту» семинары узды. Семинарны ТР ФАнең социаль-икътисади фәннәр бүлеге академик-секретаре, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева алып барды. Сәламләү сүзе һәм Татарстанның фәнни-технологик үсеше турындагы доклад белән ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Семинарда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президентлары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бүлекчәләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе институтлары һәм үзәкләре, Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр фонды җитәкчеләре, массакүләм коммуникацияләр тармагы вәкилләре чыгышлары яңгырады.
Мирасны саклау — киләчәкне кайгырту
Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар юнәлеше бүген тел, әдәбият, тарих һәм сәнгатьне өйрәнү белән генә чикләнми. Кулъязмаларны саклау, фәнни хезмәтләр әзерләү, татар теленең электрон ресурсларын булдыру, яшь галимнәр тәрбияләү — боларның барысы да бер максатка, милләтнең рухи мирасын киләчәккә җиткерүгә хезмәт итә.
Фән дөньясында кайбер саннар аеруча күп нәрсә сөйли. Мәсәлән, 8 меңнән артык кулъязма китап. Алар янына тагын 2 меңнән артык гарәп графикасындагы басма китапны өстәсәк, сүзнең нинди зур мирас турында барганын аңларга мөмкин. Әмма бу хәзинәнең якынча 30 проценты реставрациягә мохтаҗ. Димәк, тарихның безгә кадәр килеп җиткән һәр бите үзе үк җаваплылык.
Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов үз чыгышында гуманитар фәннәрнең киң колачлы бурычларына тукталды. Академия системасында гуманитар юнәлештәге берничә институт һәм үзәк эшли. Аларның хезмәте телдән алып археологиягә, әдәбияттан тарихи хәтергә кадәр күп өлкәне колачлый. 2026 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында 16 монография, 25 дәреслек һәм уку-укыту әсбабы, рецензияләнә торган журналларда 505 мәкалә әзерләү, 23 конференция һәм түгәрәк өстәл, 6 экспедиция үткәрү планлаштырылган.
Айнур Тимерханов чыгышында бер фикер аеруча әһәмиятле яңгырый: «Объективное знание — основа патриотического воспитания».
Бу фикер гуманитар фәннең асылын аңларга ярдәм итә. Үткәнне матур итеп сөйләү генә җитми. Аны документлар, археологик табылдыклар, кулъязмалар, тел фактлары һәм фәнни тикшеренүләр аша өйрәнергә кирәк.
Тел — халыкның хәтер сандыгы
Гуманитар фәннәр арасында телнең урыны аерым. Чөнки халыкның тарихы да, дөньяны танып белү рәвеше дә, көнкүреше дә телдә саклана.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бүген Татарстанда һәм аннан читтә татар филологиясе, фольклоры һәм сәнгать белеме өлкәсендә координацияләүче фәнни үзәк булып тора. Институтта 92 кеше эшли, шуларның 73е — фәнни хезмәткәр. Алар арасында 18 фән докторы һәм 38 фән кандидаты бар.
Институтның фәнни юнәлешләре дә телнең ни дәрәҗәдә зур дөнья икәнен күрсәтә. Татар теле һәм аның диалектларының чагыштырма-тарихи тикшеренүләре, татар әдәбияты тарихы һәм теориясе, текстология, лексика һәм фразеология, заманча татар теле, когнитив лингвистика — болар барысы да бер үк тамырга тоташа.
Телне өйрәнү — сүзлек төзү белән генә чикләнми. Сүзнең кайдан килүен, ничек үзгәрүен, нинди мәгънәләр алуын, төрле төбәкләрдә ничек әйтелүен белү дә милләтнең тел тарихын барлау дигән сүз. Бу эш цифрлы киңлеккә дә күчкән. Татарстан Фәннәр академиясе материалларында TATZET платформасында 77 сүзлек туплануы, анда сүзнең этимологиясе, орфографиясе, әйтелеше, басымы, грамматик үзенчәлекләре, мәгънәсе, синонимнары һәм фразеологиясе турында мәгълүмат бирелүе күрсәтелә.
Кулъязмага кагылу — тарихка кагылу
Кайчандыр кемдер кәгазьгә каләм белән бер җөмлә язган. Еллар, дистә еллар, хәтта гасырлар узган. Ә ул җөмлә бүген безнең кулга килеп җиткән. Кулъязмалар белән эшләүче белгечләр өчен бу — гадәти көндәлек хезмәт. Әмма һәр кулъязманың артында аерым бер чор, аерым кеше, аерым фикер дөньясы бар. Институтның кулъязмаларны реставрацияләү лабораториясендә 8 меңнән артык кулъязма китап һәм гарәп графикасындагы 2 меңнән артык басма китап саклана. Аларның якынча өчтән бере реставрациягә мохтаҗ.
Татарстан Фәннәр академиясенең Язма мирас үзәгендә дә кулъязма һәм борынгы басма материалларны реставрацияләү һәм цифрлаштыру эше алып барыла. Биредә Сәгъдинең «Гөлестан» әсәре кулъязмасы, дини хезмәтләр, ХХ гасыр башындагы төрле авторлар шигырьләре тупланган кулъязмалар һәм башка тарихи чыганаклар белән эшлиләр. Кулъязманы реставрацияләү — кәгазьне генә төзәтү түгел. Ул чыганакны юкка чыгудан саклау, аны өйрәнү мөмкинлеген киләчәк буынга калдыру.
Әдәбиятны яңадан уку
Гуманитар фәннең тагын бер зур бурычы — әдәби мирасны яңадан барлау.
ТФ академиясенең нәшрият программасында Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең академик җыентыкларын әзерләү, Шиһабетдин Мәрҗанинең 10 томлык академик әсәрләр җыентыгын чыгару, Каюм Насыйриның шәхси энциклопедиясен әзерләү кебек зур проектлар бар.
Тукайның 140 еллыгына алты томлык академик әсәрләр җыентыгы, Фатих Әмирханның 140 еллыгына алты томлык хезмәт әзерләү дә – зур хезмәт. Мондый басмалар әдәбият тарихын саклау өчен генә түгел, аны киләчәк буынга дөрес текст, фәнни аңлатмалар һәм ышанычлы чыганаклар белән җиткерү өчен кирәк.
Әдәбиятның бүгенге укучысы белән дә сөйләшә белү сора. Шуңа күрә Г. Ибраһимов исемендәге институтның эшендә дәреслекләр, уку-укыту һәм методик әсбаплар, видеодәресләр, онлайн дәресләр, укытучылар өчен семинарлар һәм квалификация күтәрү курслары аерым урын алып тора.
Фән кабинеттан чыгып, экспедициягә юл тота
Милли мирасны китапханәдән генә өйрәнеп булмый. Кайчак галимгә юлга чыгарга, авылга барырга, өлкәннәр белән сөйләшергә, җырны, риваятьне, көнкүреш детальләрен язып алырга кирәк. Г.Ибраһимов исемендәге институтның төп юнәлешләренең берсе — татар халкының рухи һәм матди мирасын өйрәнү буенча фәнни экспедицияләр. Бу эштә фольклор аеруча зур әһәмияткә ия. Чөнки халык авыз иҗаты китапка кермәгән хәтерне дә саклый. Әби-бабайдан ишетелгән бәет, авылда сөйләнгән риваять, борынгы җыр, йолалар һәм ышанулар — боларның һәрберсе фән өчен чыганак.
Тарихны җир астыннан да укыйлар
Әдәбият һәм тел белән беррәттән, ТФ академиясенең гуманитар юнәлешендә тарих һәм археологиягә дә зур урын бирелә. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты татарларның Идел-Урал, Себер һәм Үзәк Россиядәге тарихын, этнокультура үсешен, этногенезын һәм дәүләтчелеген өйрәнә. Институт галимнәре катнашында «Борынгы заманнардан татарлар тарихы» дигән җиде томлык академик хезмәт әзерләнгән.
2026–2034 елларга исәпләнгән «Евразия далалары халыкларының тарихы һәм мәдәнияте» халыкара программасы да зур фәнни мәйдан булдырырга тиеш. Аның максаты — Евразия далалары халыкларының тарихи-мәдәни мирасын комплекслы өйрәнү, шул исәптән татар һәм башка төрки халыкларның Евразия цивилизациясе үсешендәге ролен ачыклау.
Археологлар Болгар һәм Биләр шәһәрлекләрендә, Астрахань өлкәсендәге Лапас авылы янындагы мавзолейлар комплексында тикшеренүләр алып бара. Экспедицияләр Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә оештырыла.
Мәктәптән башланган мирас
Гуманитар фәннең нәтиҗәсе фәнни хезмәтләрдә генә калырга тиеш түгел. Аның мәктәпкә дә барып җитүе дә мәслихәт. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты буенча уку-укыту материаллары әзерләү институт эшенең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Дәреслекләр һәм методик әсбаплардан тыш, балалар өчен видеодәресләр, онлайн дәресләр әзерләнә, укытучылар өчен семинарлар һәм квалификация күтәрү курслары үткәрелә.
Татарстан Фәннәр академиясе мәгълүматларында 1–11 сыйныфлар өчен «Родной (татарский) язык» һәм «Родная (татарская) литература» буенча тулы уку-укыту комплектлары әзерләнүе дә күрсәтелә. Татар китап нәшрияты һәм муниципаль районнар белән берлектә 57 мең дәреслеккә заказ формалаштырылган. Димәк, галимнең өстәлендә башланган хезмәт ахыр чиктә мәктәп партасына барып җитә. Бу юлда фән белән мәгариф бер-берсеннән аерылмый.
Киләчәк өчен бүген эшләнә
Г. Ибраһимов исемендәге институтта бүген 29 фәнни тема эшләнә. Шуларның 23е — фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр, икесе — мәгълүмати ресурслар һәм базалар алып бару, өчесе — мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану, берсе — аспирантурада фәнни-педагогик кадрлар әзерләү белән бәйле. Институт дәүләт программаларын тормышка ашыруда да катнаша: барлыгы 48 чараның 22се Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау һәм үстерүгә, 15е татар халкының милли үзенчәлеген саклауга, 11е «Евразия далалары халыкларының тарихы һәм мәдәнияте» төбәк программасына карый.
Фәннең киләчәге кадрларга да бәйле. Институт аспирантурасында фольклористика, Россия халыклары телләре, әдәбият, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать кебек юнәлешләр буенча белгечләр әзерләнә. Соңгы биш елда диссертация советында 6 кандидатлык һәм 12 докторлык диссертациясе якланган. Айнур Тимерханов чыгышында күрсәтелгәнчә, ТФ академиясенең гуманитар фәннәре бүген үткәнне генә өйрәнми. Ул яңа белем булдыра, мирасны цифрлаштыра, яшь галимнәр әзерли, мәктәп өчен материаллар чыгара һәм тарихи хәтерне җәмгыятькә кайтара.
Ә Ильгиз Халиков җитәкләгән Г. Ибраһимов исемендәге институт мисалында бу эшнең бер үзенчәлеге ачык күренә: тел, әдәбият һәм сәнгатьне саклау өчен аларны музей экспонаты итеп кенә саклап булмый — аларны өйрәнергә, укытырга, цифрлаштырырга һәм бүгенге кешегә яңадан сөйләтергә кирәк.
Мирасның киләчәге архив киштәләрендә генә хәл ителми. Ул бүгенге галимнең хезмәтендә, укытучының дәресендә, укучының кулындагы китапта һәм цифрлы киңлектә дәвам итә. Иң мөһиме — без бүген саклап калган бер кулъязма, бер сүз, бер җыр яки бер тарихи фактның кыйммәтен әле тулысынча аңлап та бетермәскә мөмкин. Әмма аны югалтсак, киләчәк буыннарның аны яңадан табу мөмкинлеге дә булмаячак.
Автор фотолары





Комментарийлар