Бер гаилә булып
2026 елның 30 августында Казан берьюлы ике бәйрәм — Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәчәк.
Бу көнне, күркәм традиция буенча, «Казан» Гаилә үзәге каршында урнашкан төп сәхнәдә никахны бердәм теркәү тантанасы узачак – дистәләгән пар бер вакытта вәгъдәләшәчәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык. хәле актларын теркәү идарәсе хәбәр иткәнчә, бу гади генә никахлашу тантанасы түгел. Республика өчен әһәмиятле бу көнне шәхси мәхәббәт тарихлары яраткан шәһәребезнең уртак тарихына кереп калачак.
Гаилә корырга ният иткән парлар никахларын теркәү турындагы гаризаны Казан шәһәренең ЗАГС идарәсенә тапшыра ала.
Катнашу өчен төп шарт — махсус дресс-код: кәләшнең ап-ак туй күлмәгеннән, кияүнең исә классик костюмнан булуы мөһим.
Фото һәм чыганак: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык. хәле актларын теркәү идарәсе.





Комментарийлар