Логотип Магариф уку
Цитата:

«Халкыбыз моңнары» - ике юбиляр бер сәхнәдә

25 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә татар музыка сәнгатен сөючеләр өчен үзенчәлекле бәйрәм – «Халкыбыз моңнары» дип исемләнгән юбилей концерты узачак.

25 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә татар музыка сәнгатен сөючеләр өчен үзенчәлекле бәйрәм – «Халкыбыз моңнары» дип исемләнгән юбилей концерты узачак.

Музыкаль кичә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның 75 яшьлек юбилее һәм Татарстанның атказанган артисты Руслан Бахадурның 50 яшьлек гомер бәйрәменә багышлана. Ике күренекле сәнгатькәр тамашачыларга төрле елларда башкарылып, халык күңелендә урын алган популяр җырларын бүләк итәчәк.

Концерт программасы моңлы җырлар, матур истәлекләр һәм иҗади очрашулар белән үрелеп барачак. Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык инструментлары оркестры, шулай ук юбилярларның иҗатташ дуслары чыгыш ясаячак. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар да катнашачак.

Музыкаль кичәне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барачак.

Халкыбызның җыр-моңына, сәхнә сәнгатенә гашыйк булган һәркемне әлеге матур бәйрәмгә чакырабыз, дип хәбәр итә оештыручылар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ