Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан педагогика көллияте 150 еллыгын билгеләп үтә

Бүген, 24 ноябрьдә, Казан педагогика көллиятенең 150 еллыгына багышланган Бөтенроссия форумы старт ала. Чара Уникаль осталык үзәгендә уза.

Форумда Россиянең 40 төбәгеннән һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, «Россиянең урта һөнәри белем бирү оешмалары директорлары берлеге» президенты Наталия Золотарева һәм һөнәри белем бирүне үстерү институты вәкилләре катнаша.

Юбилей чараларының төп өлеше 25 ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәният һәм ял комплексында узачак. Чарада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашачак.

Тантанада яшь укытучылар, бәйгеләрдә җиңү яулаган педагоглар, шулай ук көллият хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бүләкләячәкләр.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ