Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәтү курслары башлана. Дәресләр программасы Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән.
Курслар 2026 елның 1 декабреннән һәм 2027 елның 7 февраленә (Рамазанга) кадәр алып барылачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курслар узачак мәчетләр исемлеге: Казанның “Рәшидә” (Казан ш., Чәчәкле ур., 24), “Гаилә” (Казан ш., Җәүдәт Фәйзи ур., 2), “Әниләр” (Газовая ур., 18), “Ал таң” (Казан ш., Дубравная ур., 2В), “Иман нуры” (Дорожная ур., 32), “Казан нуры” (Казан ш., Фатих Әмирхан ур., 3, корп. 2), “Әхмәдзәки” (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), “Нурислам” (Казан ш., Муса Бигиев, 36), “Ризван” (Казан ш., Хөсәен Мәүлетов, 48а), “Рауза” (Казан ш., Сеченов ур., 21), “Рамазан” (Питрәч районы, Званка авылы, Күл буе ур., 18), Питрәч районының Яңа Шигали авылында урнашкан Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет һәм Мамадыш мәдрәсәсе (Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 8/28).
Апанай мәдрәсәсенең тарихи бинасында (Шиһабетдин Мәрҗани ур., 28) хатын-кызлар өчен аерым төркемнәр оештырыла.
Әлеге мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләре алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшырылачак.
Шунсын да истә тотыгыз: Рамазан ае – Коръән иңә башлаган ай, шунлыктан Рамазан аен Коръән укып үткәрү кабул ителгән.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар