Яңа уку елыннан – яңа үзгәрешләр: мәктәп программасындагы яңалыклар
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә уку программалары үзгәрә.
2026 елның 1 сентябреннән җәмгыять белеме 9-11 сыйныфларда укытылачак. Тарих дәресләренә бирелгән сәгатьләр саны да арта. Фән буенча бердәм программа гамәлдә булачак, темаларның тәртибен үзгәртү мөмкинлеге каралмаган.
Яңа уку елында «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дигән яңа фән дә кертелә. 5 нче сыйныф укучылары аны 2027 елның гыйнварыннан, 6-7 нче сыйныфлар 2027 елның 1 сентябреннән өйрәнә башлаячак. Дәресләрдә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният әһелләре, галимнәр һәм хәрбиләрнең тормыш юлы һәм карашлары белән таныштыру планлаштырыла.
«Тормыш иминлеге һәм Ватанны саклау нигезләре» фәне дә ике аерым мәҗбүри курсны тәшкил итәчәк: «Тормыш иминлеге нигезләре» һәм «Башлангыч хәрби әзерлек». Дәресләрдә көнкүрештә, шәһәрдә, табигатьтә һәм цифрлы мохиттә куркынычсызлык кагыйдәләренә, шулай ук практик күнекмәләргә игътибар биреләчәк.
Яңа уку елында илнең аерым мәктәпләрендә 2–8 нче сыйныф укучыларының тәртибенә билге куя башлаячаклар. Апробация нәтиҗәләре буенча өч баскычлы система тәкъдим ителгән: «үрнәк тәртип», «рөхсәт ителә торган тәртип» һәм «рөхсәт ителми торган тәртип». Әлеге ысулны 2027 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләрдә куллану планлаштырыла.
2026/27 уку елыннан «Россия — минем офыкларым» дәрестән тыш эшчәнлек курсында төбәк компоненты мәҗбүри булачак. Кимендә сигез дәрестә укучылар үз төбәгендәге икътисад, эре предприятиеләр, актуаль һөнәрләр һәм карьера мөмкинлекләре белән танышачак.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар