Ишкәкле ишү
Кешеләр элек-электән елга-күлләрне юл итеп кулланган. Күперләр дә, машиналар да булмаган чорларда су юлларын көймә ярдәмендә кичкәннәр. Бүген исә су өстендә дөнья рекордлары куела, Олимпия чемпионнары туа, характерлар чыныга. Дөнья киңлегендә танылган спорт төрләре – академик ишкәк ишү, байдарка һәм каноэ – моңа турыдан-туры сәбәпче.
Өчесе өч төрле
Күпләр академик ишкәк ишү, байдарка һәм каноэны бер үк спорт төре дип уйлый. Чынлыкта алар бер-берсеннән шактый аерыла. «Академик ишкәк ишүдә спортчы көймәдә хәрәкәт юнәлешенә аркасы белән утыра», ‒ дип сөйли Казан шәһәрендә урнашкан Ишү төрләре буенча спорт үзәге укытучы-тренеры Кристина Пуганова. Ишкәкләр көймәнең ике ягына беркетелә, ә утыргыч рельс буенча шуып йөри. Шуның нәтиҗәсендә куллар гына түгел, аяк, арка, җилкә – бөтен тән эшли. Тренер сүзләренчә, академик ишкәк ишкәндә, кешенең 80 процент мускуллары хәрәкәткә килә.
Байдаркада исә спортчы алга карап утыра һәм ике яклы ишкәк белән ишә, дип аңлата Татарстан Республикасының байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе башкарма директоры Александр Васильев. Аның әйтүенчә, бүген Ишү төрләре буенча спорт үзәгендә 211 укучы белем ала, сигез тренер эшли. Әлегә ишкәк ишү спортының барлык төрләре шушы үзәккә тупланган. Әмма якын киләчәктә әлеге спорт төрләрен Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм Зәйдә ачарга телиләр.
Каноэ – өсте ачык көймә. Каноэда спортчы бер тезенә басып диярлек йөри һәм бер яклы ишкәк куллана. Әлеге үзенчәлеге сәбәпле каноэ техник яктан иң катлаулысы булып санала. Байдарканың өсте ябулы, тар, ул – бик җиңел көймә. Спортчы аның эчендә утырып бара һәм ике көрәкле ишкәк белән ишә. Байдаркалар бер, ике һәм дүрт кешелек була.
Аждаһаны иярләүчеләр
«Соңгы елларда ишү спорты төрләре арасында аждаһа дигәне дә танылу ала башлады», – дип искәртә Александр Васильев. «Аждаһа» классындагы көймәләрдә ишү (драгонбот) ‒ Кытайда ике мең ел элек барлыкка килгән су спортының команда төре. Ярышлар аждаһа башы һәм койрыгы белән бизәлгән зур каноэларда уза, атамасы да шуңа бәйле. Дөрес, әлегә спортның бу төре Кытайдагы кебек үк популяр түгел, әмма Казанда илкүләм ярышлар уза башлады инде. Шуларның соңгысы агымдагы елның май азагында булды, киләсе ярышларны августта үткәрергә ниятли оештыручылар. Академик ишкәк ишү, байдарка һәм каноэ спортын күбрәк спортчылар үз итсә, бездә аждаһаны иярләүчеләрнең күпчелеге – һәвәскәрләр, мисалга, бездә узган ярышларда күбрәк республика оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре катнаша. Бу спорт төркемдәшләре кебек катлаулы техник таләпләргә ия түгел, һәркем тиз арада өйрәнә ала, ди тренерлар. Аждаһа көймәсендә ким дигәндә ун, күп дигәндә 20 кеше йөзә, алар берьюлы ишкәк белән идарәли. Ә менә Кытайда көймә фестивальләрендә йөз кешелек аждаһалар ярышуы билгеле. Аларның су юллары аша җитез борылышлар үтүен карау – үзе бер тамаша!
Үзебезнең чемпионнар
Соңгы елларда академик ишкәк ишүдә көчле спортчылар арасында Артём Косов аерылып тора. Россия чемпионатлары һәм кубоклары призёры һәм җиңүчесе Татарстан мәктәбендә тәрбияләнгән. 2025 елгы Россия кубогында ул Никита Филаретов белән парлы ике ишкәкле көймәдә алтын медаль яулады. Байдарка һәм каноэ буенча да Олимпия һәм дөнья чемпионнары белән горурлана алабыз. Алар арасында Александр Дьяченко, Юрий Постригай, Максим Опалев, Наталья Подольская кебек танылган спортчылар бар. Соңгысы Архангельск өлкәсеннән. Әлеге спорт төрләре җәйге булып саналса да, бүген ул салкын һава торышы өстенлек иткән төбәкләрдә дә үсә.
Сәләтле спортчыларның үзебездә үсүе аеруча сөенечле. Бүген Татарстанны Россиянең ишкәк ишү спорты алга киткән иң көчле төбәкләренең берсе дип атаулары да юкка түгел. Казанда урнашкан заманча Ишкәк ишү үзәге илнең иң яхшы спорт корылмаларының берсе санала. Монда Россия җыелма командасы даими рәвештә уку-күнегү җыеннары үткәрә. Шул сәбәпле соңгы елларда ишкәк ишү спорты белән кызыксынучы балалар артуы күзәтелә. Тренер Кристина Пуганова төркемендә генә бүген 14 бала академик ишкәк ишү нечкәлекләрен өйрәнә, гадәттә, бер төркемгә иң күбе унбиш бала исәпләнгән.
Үстерә торган спорт
Яз җитеп, боз эреп бетү белән яшүсмер спортчылар Кабан күленең акваториясенә махсус көймәләрдә йөзәргә чыга. Салкыннар җиткәч, тренировкалар әлеге спорт төре өчен тулаем җиһазландырылган спорт залларына күчә. Монда академик ишкәк ишү, каноэ һәм байдарка спорты буенча көймәләр, ишкәкләр бассейнга көйләнеп куелган, спорт залларында да махсус тренажёрлар – эргометрлар урнаштырылган. Укучылар, дәрес дәвамында аларга утырып, спорт техникасын чарлый, хәтта ярыша да. Спортчылар телендә көч алышуның бу төре индор-ишү дип атала. Әмма ярышларның иң кызыгы суда! Ни дисәң дә, бу спорт су стихиясе карамагында. Киң елгалар, төпсез күлләрдә шаян дулкыннарны кисеп йөзү каһарманлыкның үзе кебек тоела малайларга. Академик ишкәк ишү төркемендә белем алучы ун яшьлек Кирилл Пантелеев аеруча көтә судагы ярышларны. Кайчандыр ул гимнастика белән шөгыльләнгән, әмма малайның буе бу спорт төре белән шөгыльләнүдә кыенлыклар тудырган. Ишкәкле спортта күп нәрсә җиңел бирелә икән үзенә, моңа кадәр йөзүгә йөрү күнекмәләре дә ярдәм иткән, буйга да тартылган егет. Бу спорт төрләре озын буйлылар өчен отышлырак саналса да, буйлары тоткарланган балалар нәкъ шушы спорт белән шөгыльләнә башлагач тартылып китә, ди тренерлар.
Ишкәкче Искәндәр
Академик ишкәк ишү буенча белем алучы Искәндәр Кашапов Казан шәһәренең 27 нче гимназиясендә укый, быел ул алтынчы сыйныфка күчә, ишкәкле спорт белән шөгыльләнә башлавына көз көне бер ел була икән. «Иң башта бу спорт турында берни белми идем. Әти-әнием әйткәч, беренче вакытта ризалашмадым да, ә аннары тәвәккәлләргә булдым», ‒ ди ул. Секциягә көз көне йөри башлагач, иң беренче шөгыльләре спорт залында үтә аның: монда йөгерү юлларында, тренажёрларда шөгыльләнә, ишкәк техникасы буенча дәресләр арасында төркемдәшләре белән волейбол, баскетбол, кайчак футбол да уйныйлар. Малай күзгә күренеп үсеп, тартылып киткән, егетләр төсе үзендә! «Үз-үземә ышаныч артты», ‒ ди Искәндәр, тыйнак кына елмаеп. Майда исә ул беренче тапкыр суга чыккан. Табигатьнең үз кануннары, «Башта бик курыктым!» – ди. Аннары ияләнеп киткән, хәзер исә йөзү ошый, суга чыккач, бөтенләй икенче хисләр, күңелне бик рәхәт хисләр били, дип уртаклаша. Ишкәкчеләр дөньясына килгәндә, егетнең йөзү күнекмәләре булган инде. Әлеге спорт секциясенә эләгү өчен бу – төп шарт. Әмма әгәр бала йөзә белми икән, борчылырга кирәкми, төп дәресләр арасында өйрәнгән арада, суга чыга калса, аңа махсус коткару жилеты кидертәбез», ‒ ди Искәндәрнең тренеры Кристина Пуганова.
Ишкәгеңне һәм көймәңне ташлама
Ишкәк спортына 10 яшьтән дә иртәрәк алмыйлар, спортның федераль стандартлары шулай куша. Кабул ителгәнче махсус нормативлар да үтәсе бар. Алар баланың физик әзерлеген тикшерүгә юнәлтелгән. Уку дәверендә гомуми физик әзерлеккә нык игътибар бирелә, дәресләрнең бер өлеше шушы юнәлештә бара икән. Моннан тыш, балалар даими рәвештә бассейнда йөзәләр. Соңгысы суда үзеңне тоту кагыйдәләрен гел искә төшереп тору өчен мөһим. Ачык сулыкта, көймәдә үзең генә утырып калганда, көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мондый чакта ишкәкче өчен төп кагыйдә – үзеңне кулга алу һәм ишкәгеңне кулдан ычкындырмау, ди тренер. Икенчесе ‒ көймәне ташламау, аны акрын гына ярга таба алып килү. Әлеге спортка хезмәт итүче бүгенге көймәләр заманча материаллардан эшләнгән, алар чагыштырмача җиңел. Шөгыльләр яки ярышлар вакытында көймәнең әйләнеп каплануы ихтимал (йөзә белү таләбе юкка гына түгел), спортчының көймә астында калуы да була торган хәл. Ләкин җиңел көймә батмый, аның эчендәге куыш ишкәкчегә тын алып, астан йөзеп чыгарга мөмкинлек бирә. Ишкәкчеләр мәктәбен узган укучыларның барысы да әлеге иминлек кагыйдәләреннән хәбәрдар. Иминлек – беренче урында, ди укытучылары да.
Мотор да, ягулык та кирәкми
Әлеге спорт төренең кайсын гына алсаң да, һәркайсы су өстендә һәр хәрәкәтеңне контрольдә тотуны таләп итә. Моның өчен яхшы ишкәкче булырга кирәк, ә яхшы спортчының куллары, аяклары көчле, аркасы нык, реакциясе тиз, сулышы дөрес, ә үзе чыдам һәм сабыр булырга тиеш. Бу сыйфатларга ирешү өчен дәресләргә даими йөрү мөһим. Алары исә ким дигәндә атнага өч, сәгать ярым дәвам итә. Академик ишкәк ишү, байдарка, каноэ, аждаһа – болар барысы да экологик яктан иң чиста спорт төрләренең берсе. Монда мотор да, ягулык та кирәкми. Бөтен көч кешенең үзендә. Шуңа әлеге спорт белән шөгыльләнүчеләрнең яшьтән үк җилкәләре киң, буыннары тыгыз, нык була. Бу спортка нәкъ шушы сыйфатлар артыннан килүчеләр дә юк түгел. Ун яшьлек игезәкләр – Даниил һәм Егор Мальцевлар, мәсәлән. Малайларның әниләре ишкәк спорты турында Санкт-Петербург шәһәрендә таныша һәм Казанга кайту белән улларын Ишү төрләре буенча спорт үзәгенә алып килә. Үзләрен формада тотуны ният итеп куйган Даниил белән Егор шунда ук ризалашалар. «Буыннарда көч сизәбез», ‒ диләр спортчы туганнар. Яшьтәшләре Тимур Хәйдәров исә академик ишкәк ишү спортына хоккейдагы җитди җәрәхәт алганнан соң килә. Малайга алты ай дәвамында бозга чыгарга ярамаган, шул вакытта ул йөзүгә йөри башлый. Ә аннары ишкәк спорты белән кызыксынып китә. Хоккейны да сагынмый инде хәзер, күңеле фәкать шунда – суга гашыйк малай. «Эссе көннәрдә көймәдән торып суга сикерәсе килә!» ‒ дип тә шаярта әле ул. Тренерлары Кристина Пуганова яшерми, малайларның күпчелеге моңа әвәс – мөмкинлек кенә бир, шөгыльләрдән соң суга егылып төшү җаен гына карыйлар икән.
Күзләр өчен зарядка
Ишү спортының кайсы төрен алсаң да, бала үсеше өчен әллә никадәр файдалы ягын табарга була: гармонияле физик үсеш, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системасының ныгуы, чыныгу, координация һәм баланс хисен үстерү, авырлыкны контрольдә тоту, психологик халәтне көйләү. Тренерлар хәтта бу спортның күз күремен яхшырту өчен файдасы бар дигән фикердә. Чөнки ачык суга чыккан спортчы тирә-якка бик игътибарлы була, ул әле якынга, әле еракка карый, ә бу күзләр өчен менә дигән физзарядка.
Академик ишкәк ишү, каноэ, байдарка төрле булса да, уртак кыйммәтләре бер: дисциплина, түземлек һәм үз-үзеңә ышаныч. Бу спорт төрләре тәнне генә түгел, холыкны да чыныктыра. Һавада үткәрелгән күнегүләр, кабатланып торучы хәрәкәтләр, секундлар өчен барган көрәш – боларның барысы да чемпионнар тәрбияли. Медальләр пьедесталда гына түгел, көндәлек хезмәттә дә яулана. Күнегүләр вакытында спортчылар команда белән эшләргә, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр. Әйтик, ике һәм дүрт кешелек байдаркада һәркем бер ритмда эшләмәсә, көймә тизлеген югалта. Ә тагын бу спорт әти-әни белән бала арасында чын дуслык күпере төзи һәм иң кыю теләкләрне тормышка ашырырга ярдәм итә. Ишкәк ишү белән шөгыльләнә башлагач, Данир Сөнгатовның әти-әнисе, улларының вакытны дөрес сарыф итүен күреп, телефоныннан ата-ана контролен юкка чыгарган. Малай исә бу спорт белән «Первый на Олимпе» фильмын карагач кызыксына башлый. Кайчандыр көймәдә йөзү хирыслыгы булган әтисе дә сәбәпче була. Моңа кадәр футболда зур уңышларга ирешкән Данир бүген ишкәк олимпын яулау юлында. Ә менә Прокофьев Денисның бу спортны җентекләп өйрәнергә теләве икенче бер хыялга бәйле – оста балыкчы буласы килә аның! Тынычлык бистәсеннән көнаралаш дәресләрне калдырмый йөрүе шуңа бәйле. Ишкәк, суда хәрәкәт калдырмаса да, яшь спортчылар күңелендә үз эзен сала. Хыялларына тугры калучы чын җиңүчеләр дә нәкъ менә шулай туа, күрәсең – тын күл өстендә башланган һәр ишкәк хәрәкәтеннән.
«Бу спорт турында сөйләргә кирәк»
Антон ВАСИЛЬЕВ, байдарка һәм каноэда ишү буенча Россия яшүсмерләр җыелма командасы баш тренеры, байдарка һәм каноэда ишү буенча дөнья чемпионы:
– Әлеге спорт белән мин 12–13 яшьтә Чиләбедә шөгыльләнә башладым. Тәүге тренировкалар җәйгә туры килгәч, беренче дәрестә үк ачык суга чыктык. Җәен елгада, кышын бассейнда йөздек, чаңгыда чаптык – бу спорт төренең шундый күпьяклы, кызыклы булуы ошады, үзенә тартты. 2004 елда Россия җыелма командасы составына кердем. 2013 елда Дуйсбургта (Германия) байдарка һәм каноэларда ишү буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яуладым. Әлеге спорт төре башкалардан бик күп ягы белән өстен дип саныйм. Күреп торасыз бит, нинди җирләрдә шөгыльләнәбез – тирә-якта табигать, урманнар, күлләр. Гаҗәеп матурлык! Су өсте тын булганда, аны көймә белән ярып үтүе күңелгә үзгә бер рәхәтлек бирә. Бу хисләр сине әлеге спорт белән шөгыльләнергә, нәтиҗәләргә ирешергә илһамландыра. Без команда белән 2017 елдан Казандагы Ишү төрләре буенча спорт үзәгендә ярышларга әзерләнәбез. Урыныгыз яхшы, спорт комплексы шәп, аеруча кыш көне чаңгы базасында тренировкалар ошый. Бу спортны үстерергә, аның турында бөтен җирдә сөйләргә кирәк дип саныйм. Без үзебез дә мәктәпләрдә булабыз, интернет киңлекләрендә Россия җыелма командасының шәхси сәхифәсе бар – балалар кызыксына.
«Тренировкалар – җиңүнең нигезе»
Эрик КУЗОВКИН, каноэчы:
– Әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә әнием тәкъдим итте, спортчыларның видеоларын күрсәтте. Беренче дәресләрдә үк аны бик ошаттым. Иң кызыгы, әлбәттә, суда йөзү, ә менә ябык бинада тренировкалар авыррак бирелә. Ләкин шөгыльләрсез булмый, алар – җиңүнең нигезе. Күптән түгел генә байдарка һәм каноэда ишү буенча Идел буе федераль округы ярышларында бронза медаль яуладым, разрядым да үсте.
ГМ-тарих
Археологлар фикеренчә, байдарка һәм каноэның иң борынгы үрнәкләре меңләгән еллар элек үк кулланылган. Арктикада яшәгән халыклар – эскимослар – диңгездә ау итү өчен җиңел, ябулы көймәләр ясаган. Аларны без бүген байдарка дип атыйбыз. Ә Төньяк Америка индеецлары агач кайрысыннан яки бөтен агач кәүсәсеннән ачык көймәләр – каноэлар ясаган. Алар кешеләрне дә, йөкләрне дә ташу өчен бик уңайлы булган.
Бу кызык!
«Каяк» сүзе эскимос телендәге «кеше көймәсе» дигән сүздән килеп чыккан. Бу көймә бер кешегә генә исәпләнгән булган. Каноэлар бик зур булган. Борынгы кайбер каноэларда 30–40 кеше берьюлы йөргән. Алар хәтта сугышларда да кулланылган.
Бүген ишкәкле спортның күп төрләре билгеле. Шуларның берсе ‒ ишкәкле слалом. Анда спортчылар елгаларда, көчле агымсуларда ярыша. Шулай ук, байдаркаларда командаларга бүленеп, суда туп белән уйнау ‒ кануполо да соңгы елларда ишкәкчеләрнең яраткан спорт уенына әверелеп бара.
Кристина Пуганова һәм Байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе фотолары.





Комментарийлар