Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан халкы – актив сайлаучы

Татарстанда Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның икенче көне үтеп бара.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлау барышы турында сөйләде.

«Сайлауларның беренче көне яшьләргә багышланган булуы бигрәк дөрес булды. Яшьләр өч көнгә җитәрлек энергетика бирә ала», – дип белдерде комиссия рәисе. Сайлауның беренче көнендә  Татарстан халыкның 36,8% ы тавыш биргән. Россия буенча бу сан – 29,6%.

Татарстанның киберкуркынычсызлык үзәге хәбәр итүенчә, сак системасы 537 кибератаканы булдырмый калган. Берсе генә дә сервисларның эшчәнлегенә зыян салмаган. Шулай ук сайлаучыларның иминлеге дә беренче урында, ди Андрей Кондратьев.

Сайлауларга әзерлек башланганнан бирле 809 мөрәҗәгать кабул ителгән, бу ике көндә – 250 мөрәҗәгать. Иң популяр сораулардан «Үз участогыңны ничек табарга?» дигәне беренче урында.

Сайлауларның икенче көненең 15.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан халкының 50,3% ы үз тавышын биргән.

Сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән  20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ