Россия мәктәпләре өчен физикадан бердәм дәреслекләр әзерләнә
Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Фәннәр академиясе һәм Мәскәү физика-техника институты 7–11 нче сыйныфлар өчен физикадан бердәм дәүләт дәреслекләре әзерли. Бу хакта 9 сентябрьдә Санкт-Петербургта узган физика укытучыларының Бөтенроссия форумында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, дәреслекләр математика, химия һәм биология программалары белән бәйләнештә булачак, фән һәм техникадагы заманча казанышларны исәпкә алачак.
Быел шулай ук 22 меңнән артык мәктәптә физика кабинетлары яңа җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Бу лаборатор эшләр, тәҗрибәләр һәм проектлар үткәрү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.
10-11 нче сыйныфлар өчен яңа ФДБС һәм федераль белем бирү программасы 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Аларда табигый фәннәр һәм инженерлык юнәлешләренә игътибар артачак.
Фото: Екатерина II исемендәге Санкт-Петербург тау университеты матбугат хезмәте





Комментарийлар