Айлы «Ярдәм үзәге»
Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Россиядә тиңе булмаган «Ярдәм» инклюзив үзәге төзелде.
Кичә әлеге үзәкне сынау шартларында эшләтеп җибәрү чарасында Казан мэры Илсур Метшин катнашты. «Бу Казан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен истәлекле вакыйга. Без беренче тапкыр реабилитантлар өчен шундый зур инклюзив үзәк төзедек», – диде ул һәм үзәкнең бүгенге торышы белән танышып чыкты.
Анда күрү сәләте буенча һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган кешеләргә (инвалидларга) төрле түләүсез хезмәт күрсәтү каралган. Массаж, тернәкләндерү, физкультура һәм сәламәтләндерү процедуралары өчен кабинетлар, кафе барысы да тиешле таләпләрне искә алып җиһазландырылган. Комплексның төп йөзек кашларыннан берсе –дүрт юллы 25 метрлы бассейн, анда ярышлар да уздырырга мөмкин. Анда коляскалы кешеләрне йөзәргә төшерү, аз хәрәкәтләнүчеләр белән шөгыльләнү өчен махсус җайланмалар урнаштырылган. Ял иткәндә күрмәүчеләр махсус комментарий бирүче кинозалда фильмнар да карый алачак. Өч катлы әлеге үзәк 3,8 мең кв. метр мәйданны били һәм көненә 230 кешене кабул итә ала. Бу бинага 2024 елны нигез салынды һәм ул меценатлар акчасына төзелде.
Бу үзәк күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен ачылса да, аның ишек алды гаҗәеп матур итеп эшләнгән: бирегә килүчеләрне ярым «айлы фонтан» скульптурасы һәм заманча утыргычлар каршы ала. Шунысын да әйтик: үзәкнең тантаналы ачылышны республикабыз Рәисе катнашында булыр дип көтелә. Моның өчен озак еллар сазлык булып яткан җирдә ясалган «Ярдәм» бульварында һәм тирә-яктагы биналарда төзекләндерү эшләрен тәмамларга гына кала.
Автор фотолары





Комментарийлар