Кыз келәм яңа Камал театры алдына җәеләчәк
Быел «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале 5 сентябрьдә үз эшен башлап җибәрә.
Быел «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале 5 сентябрьдә үз эшен башлап җибәрә. Ачылу тантанасы быел Камал театрының яңа бинасында узачак. Кинофестивальнең ачылу фильмы итеп Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» картинасы билгеләнде.
- Әлеге фильмны сайлау очраклы гына түгел. Биредә илебез тарихы өчен мөһим этап булып торган Бөек Ватан сугышы вакыйгалары тасвирлана. Фильмның сюжеты язмышлары фашизмга каршы геройларча көрәш алып баручы гади халык тормышын сурәтли, – ди оештыручылар. Биредә төп рольне Резедә Сәләхова башкара. «Кырык дүртнең май аенда» фильмын фестивальнең бөтен мәйданчыкларында - «Мир», «Алмаз Синема Родина» кинотеатрлары һәм Камал театрында карарга мөмкин булачак.
Кинофестиваль программасы кысаларында Төркия киносы көннәре дә каралган. Тамашачыларга ике фильм, режиссер Сельман Накарның «Ике таң арасында» һәм Ильмаз Атадениз төшергән «Икәүгә бер дөнья» картиналары тәкъдим ителә.
- Без башка илдән кунаклар чакырганда аларның шул илдәге кинематография лидеры булуына карыйбыз. Кызыл келәмнән үтү һәм иҗади очрашуларда катнашу өчен артистлар, режиссерлар сайлаганда да аларның фильмнарының конкурста яки конкурстан тыш тәкъдим ителгән булуы шарт», – дип сөйләде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.
«Быел кинофестиваль фильмнары һәм башка чаралары «Родина», «Мир» кинотеатрларында, Камал театрында һәм Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында булачак.
Комментарийлар