Логотип Магариф уку
Цитата:

РФ Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә өйрәнү өчен җырлар исемлеген әзерләде

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем дәрәҗәсендә «Музыка» предметы кысаларында кулланырга тәкъдим ителгән җырлар исемлеген төзеде. Документ Россия төбәкләренә җибәрелгән.

Мәсәлән, музыка дәресләрендә балалар «Красно солнышко» (П. Аедоницкий, И. Шаферан), «День Победы» и «Как прекрасен этот мир» (Д. Тухманов, В. Харитонов), «Моя Москва» (И. Дунаевский, М. Лисянский), «У подножья обелиска» (А. Киселев, К. Чибисов) кебек җырларны искә төшерәчәкләр яки кабат ишетәчәкләр..

Исемлеккә заманча әсәрләр дә кертелгән. Алар арасында Ярослав Дроновның (Shaman) «Моя Россия», «Офицеры», «Бессмертный полк» һәм Олег Газмановның «Вперед, Россия», Сергей Трофимовның «Родина», Денис Майдановның «Россия» җырлары бар.

Патриотик җырлар исемлеген төзү эше Россия Федерациясе Президентының «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» 2022 елның 9 ноябрендәге 809 номерлы Указы нигезендә алып барылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ