Икенче «Күзлек» балалар театр лабораториясенә йомгак ясалды
25 август Туфан Миңнуллин исемендәге икенче «Күзлек» балалар театр лабораториясенә нәтиҗә ясалды. 10-24 август көннәрендә Әтнәнең «Чулпан» лагерендә узган лаборатория күренекле драматургның тууына 90 ел булуга багышланды. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
Быел лаборатория театраль лагерь форматында узды. Биредә 7-17 яшьтәге «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре белән бергә Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Саба, Балтач, Әтнә, Апас, Арча районнарының театр студияләрендә шөгыльләнүче балалар да катнашты. Барлыгы 117 бала ике атна дәвамында «Чулпан» балалар лагерендә яшәде. Төп максат – фестивальгә әзерләнү, Туфан Миңнуллин әсәрләренә таянып, театраль эскизлар әзерләү иде. Репетицияләрдән бушап торган арада керамик эшләнмәләр ясау, чигү, туңдырма ясау, курчак театры, иркен хәрәкәтләнү, импровизацион күнегүләр буенча остаханәләрдә катнашу мөмкинлеге дә булды. Лабораториядә шулай ук чакырылган кунаклар – җырчы, автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев, Татарстанның атказанган артисты, татар эстарадсы җырчысы Илнат Фәрхуллин, композитор, автор-башкаручы Радик Шәрәфиев белән иҗади кичәләр узды. «Апуш» студиясе остазлары сәхнә теле, актерлык осталыгы, вокал, сәхнә хәрәкәте дәресләре үткәрде.
Ике атналык лаборатория нәтиҗәсе буларак 25 август – драматургның туган көнендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында, Көнчыгыш залында зур «Күзлек» фестивале узды. Бәйрәм эскизлар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Чарада Туфан Миңнуллин иҗаты буенча 4 эскиз тәкъдим ителде. «Сания» эскизын Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры артисты, актерлык осталыгы остазы Алмаз Сабирҗанов төркеме әзерләде.
«Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасына нигезләнеп, режиссер, актерлык осталыгы остазы Резеда Гарипова һәм Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин театры актрисасы, сәхнә теле остазы Резедә Сәләхова «Ә-Ә» дип аталган эскиз булдырдылар. Ул Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге «Ала карга дигән, әй, асыл кош» дигән җыры белән тәмамланды.
Зур «Күзлек» фестивале «Апуш» гимны белән тәмамланды.
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
Комментарийлар