Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов: «Гаилә – көчле илнең нигезе ул»

26 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуга төбәкнең төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 45 гаилә чакырылган иде.

 – Гаилә – көчле илнең нигезе ул. Игълан ителгән Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан балаларны сугыш геройлары һәм замандашлары үрнәгендә тәрбияләү, күпмилләтле илебезгә хас булган традицион кыйммәтләрне трансляцияләү аеруча мөһим, – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

 – Ныклы гаилә ул –  Ватанга карата тугрылык һәм мәхәббәт, тарихи мираска карата ихтирам. Сезнең ата-ана буларак башкарган хезмәтегез зур хөрмәткә лаек. Сез гаилә һәм Ватанның горурлыгы булган лаеклы һәм көчле рухлы балалар тәрбиялисез, –  диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, агымдагы елда социаль ярдәмнең яңа чаралары кертелә.

Бу күп балалы гаиләләрдәге балаларны һөнәри белем бирү оешмаларында укыту бәясенең 30 процент компенсациясе, бала көтү буенча учетка куелганда көндезге уку формасындагы студент кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр һ. б.

Балалы гаиләләргә ярдәм итү бөтен дәүләт сәясәте һәм республика үсеш программаларының төп өстенлеге булып кала, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул барысына да чын күңелдән гаилә иминлеге, тынычлык, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ