Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәүлид гаилә бәйрәменә чакыра

Быел Мәүлид бәйрәмен беренче тапкыр республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы ярдәмендә масштаблы итеп оештыра. Дини бәйрәмне Республика көне чараларына килгән кунаклар да тамаша кыла алачак.

Мәүлид татар мөселманнары өчен зур бәйрәм. Быел Мөхәммәд пәйгамбәрнең 1500 еллыгы уңаеннан узучы бәйрәме зурлап уздырырга ният кылабыз, диде журналистларга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов. 

Бәйрәмне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-мәгърифәтчелек программасы әзерләгән. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле хаҗга – ике һәм гомрәгә бер юллама уйнату торачак. Анда Мәүлидкә килгән һәр мөселман катнаша ала. Бүләк уйнатуда җиңүчеләр 2026нчы елда “Комфорт” программасы буенча хаҗга ике юллама, “Стандарт” программасы буенча гомрәгә бер юллама алу өчен сертификатларга ия булачак. 

Фестивальнең махсус кунаклары – Россиядә иң танылган нәшид башкаручы “Нәшидүл ислам” төркеме җырчылары. Алар үзләренең иң популяр нәшидләрен – сөекле Рәсүлебез  һәм Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт турында җырларын тәкъдим итәчәк. Нәшидләр гарәп һәм рус телләрендә яңгыраячак. Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк, ә танылган татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячак. Балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк, диде чараны оештыручылар. 

Исегезгә төшереп узабыз, бәйрәм 29 августта Казанда Иске Татар бистәсендә дин галиме Ш.Мәрҗани һәйкәле янында 15.00 сәгатьтә башлана.

Мәүлид ае – Аллаһның соңгы Илчесе, Мөхәммәд пәйгамбәр туган ай булу белән истәлекле. “Мәүлид” сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, “туу” дигәнне аңлата, ә “Мәүлид ән-Нәби” – Пәйгамбәр Мөхәммәднең дөньяга килүе. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән. Ә менә Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә (4нче сентябрьдә) – Пәйгамбәрнең  нәкъ туган көнендә Мәүлид кичәсе Болгарда Ак мәчеттә үтәчәк.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ