Логотип Магариф уку
Цитата:

Август педагогик конференциясендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр

26 августта Казанның Совет районындагы 95 нче лицеенда узган август педагогик конференциясендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Педагогларга дәүләт һәм ведомство бүләкләрен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме Казанның Яңа Савин районы «Ресурс»146 нчы лицееның тарих укытучысы Гүзәл Альбирт кызы Дусталевага, Казанның Идел буе районы Россия Герое Д.Р. Гыйлемханов исемендәге 42 нче урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Җиһангәр кызы Хөсәеновага бирелде.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицееның хезмәт укытучысы Ләйлә Илгиз кызы Торговкинага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтеөчен «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исем Казанның Мәскәү районындагы 282нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы мөдире Фирания Тимерхан кызы Вәлиевага бирелде.

Тулырак исемлек белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында таныша аласыз.

Фото: Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ