27 август 2025 яңалыклары
-
Илгиз Халиковны туган көне белән котлыйбыз
Бүген, 27 август, Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Илгиз Илдар улы Халиков туган көнен билгеләп үтә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Яшь педагогларның айлык өстәмә акчасы 10 мең сумга кадәр артачак
Татарстанда яшь педагогларга комплекслы ярдәм күрсәтү өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Акчалар яшь укытучыларның хезмәт хакына өстәмәләрне арттыруга, шулай ук урта һөнәри һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен грантларга юнәлдереләчәк. Бу хакта педагогларның август конференциясендә ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
-
Соңгы өч елда Казанга 421 укытучы күченгән
Соңгы өч елда Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән 421 педагог күченгән, ә быел мәгариф өлкәсенә тагын 456 белгеч кайткан. Бу хакта Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов педагогларның еллык август конференциясендә хәбәр итте.
-
Август педагогик конференциясендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр
26 августта Казанның Совет районындагы 95 нче лицеенда узган август педагогик конференциясендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Педагогларга дәүләт һәм ведомство бүләкләрен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.
-
Мәүлид гаилә бәйрәменә чакыра
Быел Мәүлид бәйрәмен беренче тапкыр республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы ярдәмендә масштаблы итеп оештыра. Дини бәйрәмне Республика көне чараларына килгән кунаклар да тамаша кыла алачак.
-
Меңнән артык Казан укучысы 1 сентябрьдән эшче һөнәрләрен үзләштерә башлаячак
Меңнән артык Казан укучысы 1 сентябрьдән эшче һөнәрләрен үзләштерә башлаячак. Әлеге чара һөнәри юнәлешкә юнәлдерелгән масштаблы профессиональ укьту программасы кысаларында тормышка ашырыла.