Логотип Магариф уку
Цитата:

«Шәхесләр елы»: Кариев театрының яңа сезонында нинди спектакльләр көтелә?

Габдулла Кариев театры 38 нче сезоны «Шәхесләр елы» диелгән исем астында узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә театр директоры Илнур Гайниев хәбәр итте.

— «Шәхесләр елы» исеме очраклы гына сайланмады. Яңа сезонда даһи шәхесләр белән бәйле премьералар һәм башка проектлар көтелә, — дип ассызыклап үтте ул. 

Сезонның беренче премьерасы  — «Без бит авыл малае» (авт. — Туфан Миңнуллин ) спектакле сентябрь башында куелачак. Режиссеры – Ренат Әюпов.

Октябрь ахырында «Гомер моңы» спектакленең премьерасы көтелә. Ул халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗаты һәм тормыш юлына нигезләнгән (режиссер — Эльдар Гатауллин).

Спикер белдергәнчә, ноябрь уртасында татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулуга багышланган премьера планлаштырыла. Спектакльне Мәскәүдән чакырылган режиссер — Виктория Печерникова куячак. 

2026 елда Габдулла Кариев тууына 140 ел була. Шушы уңайдан, Кариев театрындагы күп кенә чаралар аның юбилей датасына багышланачак. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ