Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь педагогларның айлык өстәмә акчасы 10 мең сумга кадәр артачак

Татарстанда яшь педагогларга комплекслы ярдәм күрсәтү өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Акчалар яшь укытучыларның хезмәт хакына өстәмәләрне арттыруга, шулай ук урта һөнәри һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен грантларга юнәлдереләчәк. Бу хакта педагогларның август конференциясендә ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Агымдагы елның 1 сентябреннән яшь педагогларның айлык өстәмә акчасы 2,5 меңнән 10 мең сумга кадәр артачак.

Моннан тыш, грант ярдәме программасы киңәйтеләчәк. «Безнең яңа укытучыбыз» грантлары саны 200 дән 500 гә кадәр артачак. Шуның белән бергә 100 урта махсус белем укытучысы шулай ук 10 мең сум күләмендә грант алачак. «Мәгариф тарихында беренче мәртәбә мәктәпкәчә учреждениеләрдән 300 тәрбияче 10ар мең сум алачак», – дип ассызыклады ТР мәгариф министры.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ