Соңгы өч елда Казанга 421 укытучы күченгән
Соңгы өч елда Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән 421 педагог күченгән, ә быел мәгариф өлкәсенә тагын 456 белгеч кайткан. Бу хакта Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов педагогларның еллык август конференциясендә хәбәр итте.
Узган уку елында гына да шәһәрнең мәгариф учреждениеләренә 160 яңа укытучы эшкә урнашкан. «Казан туристларны гына түгел, ә яхшы тормышка һәм карьера үсешенә омтылучыларны да җәлеп итә», – дип билгеләп үтте Ирек Ризванов, кадрлар агымы динамикасын аңлатып.
ТР башкаласында укытучы һөнәренең абруе да үсә. Бу хакта яңа кадрлар килү генә түгел, ә мәгариф системасына эшчәнлекнең башка өлкәләреннән 456 педагогның кире кайтуы да сөйли.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар