«Алтын мөнбәр»дә татар киносы
Башкалабызда 5 сентябрьдә «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваль башлана. Быелгы кинофестивальнең ачыш фильмы Александр Далматовның «44-нең май аенда» картинасы булачак.
Нәкъ менә шушы фильмны сайлау очраклытүгел - ул Ватаныбыз тарихында мөһим этап - Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйли. Биредә сүз фашизмга каршы каһарманнарча көрәшкән гади кешеләр тормышы тирәсендә бара.
«44-нең маенда» фильмы язучы Нурихан Фәттахның шул ук исемдәге повестен экранлаштыру гына түгел, ә кеше ныклыгы, иреккә ышаныч һәм өмет турындагы тирән тарих. Сюжет үзәгендә сөйгән егете Азатны югалтканнан соң Хәмдиянең ачы язмышы.
Төп роль Хәмдияне Резеда Сәләхова башкара. Фильмда шулай ук башка танылган татар актерлары да катнаша: Зөлфирә Зарипова, Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Алсу Гайнуллина, Хәлимә Искәндәрова. Фильмга музыканы композитор Миләүшә Хәйруллина язган.
Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Алтын мөнбәр» Казан халыкара фестивале кино сәнгате аша тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген күрсәтеп, халык тарихын чагылдырган тасмадан старт ала. Фильмны барлык фестиваль мәйданчыкларында карарга мөмкин булачак.
Комментарийлар