26 август 2025 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Шәхесләр елы»: Кариев театрының яңа сезонында нинди спектакльләр көтелә?
Габдулла Кариев театры 38 нче сезоны «Шәхесләр елы» диелгән исем астында узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә театр директоры Илнур Гайниев хәбәр итте.
-
«Алтын мөнбәр»дә татар киносы
Башкалабызда 5 сентябрьдә «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваль башлана. Быелгы кинофестивальнең ачыш фильмы Александр Далматовның «44-нең май аенда» картинасы булачак.
-
Республика көнендә 45 парның никахлары рәсмиләштереләчәк
30 август, Республика көнендә, 45 яшь парның никахлары рәсмиләштереләчәк. Бу хакта Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
-
Казан мәктәпләрендә «Игелек атнасы» узачак
8–13 сентябрьдә Казанның барлык мәктәпләрендә дә «Игелек атнасы» узачак, гражданлык-патриотик тәрбиягә, Бөтенроссия акцияләренә, «Мөһим сөйләшүләр»гә, Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар планлаштырылган.