Казан мәктәпләрендә «Игелек атнасы» узачак
8-13 сентябрьдә Казанның барлык мәктәпләрендә дә «Игелек атнасы» узачак, гражданлык-патриотик тәрбиягә, Бөтенроссия акцияләренә, «Мөһим сөйләшүләр»гә, Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар планлаштырылган.
Балалар «Игелек дәресләре»ндә катнашачак. Биредә алар хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәт турында беләчәкләр. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән әңгәмәләр, уеннар һәм уртак активлыклар планлаштырылган. Бу чаралар катнашучыларның бер-берсенә карата ихтирамлы һәм толерантлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.
«Игелек атнасы» балалар йортларына, дәвалануга мохтаҗ балаларга һәм йортсыз хайваннарга ярдәм йөзеннән традицион хәйрия ярминкәләре белән тәмамланачак.
Фото: freepik.com
Комментарийлар