«Милләт Җыены» – 2025
26–28 август көннәрендә Казан шәһәре дөньяның төрле почмакларыннан җыелган меңнән артык татарлар өчен очрашу урынына әвереләчәк. Татарстан мәркәзендә «Татарстан – безнең рухи Ватаныбыз» шигаре астында Милләт Җыены уза.
Милләт Җыены – гади очрашу гына түгел, татар милләтенең киләчәгенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр карала биредә. Җыен Бөтендөнья татар конгрессының корылтайлары арасында уздырыла.
2025 елгы Милләт Җыены яңа форматны тәкъдим итә. Программа кысаларында бер үк вакытта өч зур чара көтелә:
- VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы;
- IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы;
- Бөтенросси татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены.
Барлык делегатлар өчен киңкырлы программа каралган: Бөтендөнья татар конгрессының 33 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышу, Татарстан районнарында (Арча, Биектау, Тәтеш) тематик утырышлар, дүрт көн дәвамында узачак «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале. Гадәттәгечә, Милләт Җыены традиөион пленар утырыш белән төгәлләнәчәк. Быел әлеге чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узачак. Стратегик мәсьәләләрдән тыш, тарихны һәм хәтерне барлауны да күз алдында тота – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы да кызыл җеп булып сузылачак.
Автор фотосы
Комментарийлар