Логотип Магариф уку
Цитата:

Федераль исемлеккә татар теле һәм әдәбияты буенча 86 дәреслек кертелгән

Федераль исемлеккә Татарстаннан татар теле һәм әдәбияты буенча 86 дәреслек кертелгән. Якын арада тагын 36 дәреслек кертелер дип көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, 1 сентябрьдән федераль белем бирү стандартларына һәм программаларына үзгәрешләр кертелә. Туган телләр «Туган тел һәм әдәбият», «Россия Федерациясе Республикасының дәүләт теле»  укыту предметлары кысаларында өйрәнеләчәк. 

Министр Россия платформасында эшләүче «Ана теле» онлайн-мәктәбендә татар телен мөстәкыйль өйрәнү мөмкинлеге яңадан барлыкка килгәнен белдерде.

 – Ресурс мобиль версия белән тәэмин ителгән, визуаль-график интерфейс яңартылган, шәхси мәгълүматларны саклау каралган. Аны актуальләштерү буенча эш дәвам итә, - диде ул.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ