Меңнән артык Казан укучысы 1 сентябрьдән эшче һөнәрләрен үзләштерә башлаячак
Меңнән артык Казан укучысы 1 сентябрьдән эшче һөнәрләрен үзләштерә башлаячак. Әлеге чара һөнәри юнәлешкә юнәлдерелгән масштаблы профессиональ укьту программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Аерым игътибар берничә төп юнәлешкә бирелә. Аэрокосмос өлкәсендә шәһәрнең 11 мәктәбе «Гагарин иле» проекты кысаларында һөнәри программаларын гамәлгә ашыра.
Шулай ук педагогик юнәлеш «Яңа педагогик сыйныф» проекты аша үсә. Ул булачак педагоглар бергәлеген формалаштыруга ярдәм итә. Хәзерге вакытта шундый 54 класс булдырылды, аларның санын арттыру планлаштырыла.
Җитештерү белән уңышлы интеграциянең ачык мисаллары индустриаль секторда күрсәтелә. Мәсәлән, 10 нчы мәктәптә ике авиация сыйныфы ачылган. Биредә һөнәр үзләштерүчеләр Казан авиация заводында эшкә урнашу мөмкинлегенә ия булалар.
Фото: Казан мэриясе
Комментарийлар