Логотип Магариф уку
Цитата:

Габделхәй Сабитовның «Урман кызы Таңсылу» хикәясенә анализ

Әлеге хикәядә хыялый балачакны сагыну, табигатьне ярату һәм аңлау, аның яшерен серләренә төшенергә омтылу кызыл җеп булып килә. Вакыйгалар үстерелеше гыйбрәтле уй-фикерләр эченә алып кереп китәләр. Әсәрдә табигать могҗизалары тасвирлап кына калынмый, ә аның серләренә юл ачыла, әйләнә-тирәдәге сокландыргыч матурлык күрсәтелә. Әлеге хикәяне укыганда, авторның хыял байлыгына, сурәтләү чараларын куллану осталыгына ия булуын һәм сүз сайлауда төгәллеккә омтылуын тоясың. Ул туган ягы табигатен белеп һәм яратып, туган җир туфрагының җылысын тоеп яза. «...кояш кечкенә болыт артына кереп капланды. Болыт шәүләсе ала-тилә күләгә ясап, алан өстеннән шуып узды. Бил тиңентен кәрешкәле, сарутлы, кыңгырау чәчәкле түгәрәк алан буйлап вак-вак дулкыннар йөгереште. Әллә кайдан гына килеп чыккан дуамал җил агач башларына орылып-бәрелеп үтте». Хикәядә язучы һәр күренешне детальләштереп сурәтли, табигать могҗизаларын төрле символлар ярдәмендә ача.

Сюжет сызыгы урман кызын табуга бәйле Булат – Кәли мөнәсәбәтләренә корыла. Әсәрдә аксакал карт архетипик моделе үзәкне били: «Сәер кеше – бу Газизулла абзый. Гомере буе урманда яшәп тә, һаман күңеле урманнан бизмәгән». Юкка гына аны язучы урман шүрәлесе белән чагыштырмый. 

Беренче абзацтан соң ук укучылар төп геройларның берсе булган Булат белән таныша башлый. Малайның да әтисе кебек урман серләренә төшенәсе, Карурман бабай җырын тыңлыйсы һәм Таңсылу белән күрешәсе килә. Ата кеше баласының күңел тәрәзәләрен ачарга ярдәм итә. Малайны табигать серләрен барлаганда озатып килә. Автор-хикәяләүче курай моңын, Карурман бабай җырына кушылып, усак шаулавын  ишеттереп алдан психологик эчтәлек дулкынына көйли. Әлеге урман җыры образына малайларның күңел җыры мәгънәсе дә салына. Усак агачы исә чыдамлык, каршылык һәм сабырлык, сизгерлек символына ишарә итә. Әйтерсең лә язучы алдан ук табигать серләренә төшенер өчен үҗәт, тыныч холыклы һәм авырлыкларга бирешмәүчән булырга кирәклекне ассызыклый күк.  

Әсәрне уку барышында Булатның характеры яңа яктан ачыла бара, малайның табигать белән бербөтен булуын сизәсең. Әлеге герой, аның холкы, тирә-юньгә сак карашы укучыларда симпатия уята. Урман кызы Таңсылу барлыгын белү Булатны сихри серле табигать дөньясына алып кереп китә. Малайның Таңсылу белән урманда очрашуы юкка түгел. Урман – серлелек, билгесезлек символы, мөһим вакыйгаларның башкарылу урыны, анда геройлар еш кына көтелмәгән үзгәрешләр кичерә. Булат та, кызны урманда очратып, икенчел сихри дөньяга, табигать кочагына чума. Үзен борчыган, кызыксындырган сорауларга җавап таба, гаҗәеп күренешләргә тап була. Шулай ук урман малайның күңел төпкелегендәге гамьнең тирәнлегенә ишарә ясый сыман. Язучы фикеренчә, «җыр яраткан, урман-кырларны яраткан, кошларны кызганган кеше ничек инде начар булсын!» Таңсылуны күрү өчен, малай, таң вакытында торып, урманга аны эзләргә барырга тиеш була. Таң вакыты образы малай күңелендә яхшылык, кешелеклелек башлангычының уянуын һәм күңел күзе ачылуын искәртә кебек. 

Болардан соң әдип, тагын да тәфсиллерәк итеп, табигать хозурлыкларын тасвирларга тотына. Чөнки бу язучыга Булат белән Кәлинең нечкә күңеллелекләрен күрсәтү өчен генә түгел, киләчәктә язылачак вакыйгаларда аларның үз-үзләрен тотышларын мотивлаштыру өчен дә кирәк була. «Гаҗәп. Таң вакытында урман тылсымлы бер төскә керә икән! Агач асларында куе күләгә, тау куышы кебек караңгы. Ә кояш төшкән урыннарда агачлар ачык яшел төстә. Һәр агачта, һәр ботакта меңләгән чык бөртекләре. Аларның һәрберсе, күзләрнең явын алырлык булып, төрле төсләр белән балкый. Үләннәрдәге чыклар да бик кызык: кояш төшкән урында алан өсте көзге кырау төшкән төсле ап-ак, ә күләгә җирдә – куе зәңгәр. Әйтерсең кемдер төн буе зәңгәр буяу сибеп йөргән!»  Чык бөртекләре символы белән автор кеше күңеленең нәфис, нечкә булуын аңлата. Шулай ук чык эчкерсез, сафлык һәм чисталык мәгънәсен белдерә. Символик күренеш буларак, чык геройның төрле хис-кичерешләрен һәм күңел халәтен чагылдыруга хезмәт итә. 

Ә Булатның исә Таңсылу белән бөре эчендәге яшь яфраклар шытканын тыңлавы күренешендәге бөре образы малайның күңелендәге хисләрнең «тууын», «шытып чыгуын» һәм «ныгуын» сурәтли. Булатның яфракларның яруын шулкадәр нык күрәсе килә, шуның өчен ул хәтта ки юкә агачына үрмәли, аннары соң каен кәүсәсенә сарылып, каен суы акканын тыңлый. Әлеге «юкә» һәм «каен» символикалары аша малайның характеры, уңай холкы ачыла, ягъни  Көнчыгыш һәм Көнбатыш мифологиясендә каен яктылык, чисталык һәм гүзәллек символы буларак, ә юкә нәфислек, йомшаклык, дуслык символын, аның йөрәксыман яфраклары яхшылык белән ассоциацияләнә. Әлеге символлар мозаика сыман, малайның күңел халәтен, характерын тулы картина ярдәмендә күзалларга ярдәм итә.

Пейзаж элементы ярдәмендә язучы бала күңелендә туган хисләр өермәсенең тирәнлеге, бөтенлекле кичерелеше хакында сөйли. Булатның Таңсылу белән очрашуы аның күңелендә тагын да гаҗәеп хис-кичерешләр уята. «Нинди чибәр кызый! Йөзе алмагач чәчкәсе төсле алсу, чәчләре коңгырт-кара. Дулкын-дулкын булып, бөдрәләнеп иңнәренә төшкән. Яшел чигүле ап-ак күлмәк кигән. Ә күзләре... күзләре нинди! Һавага караса, алар – ачык зәңгәр, урманга караса – коңгырт, ә чыклы үләнгә караса, чыклы үлән кебек ялтырый башлыйлар». Матурлык образын үзендә туплаган Таңсылу малайны матурлыкны аңлый, таный белергә өйрәтә, күңел ишегенең бикләре ачыла, ник дигәндә, чынлап торып матурлыкны күрә белмәгән Булат бу кызны шулкадәр чибәр, гүзәл итеп тасвирлый алмас иде. Таңсылу Булатны таң чыгыннан энҗе сәйлән тезәргә өйрәтә. Булат берсүзсез Карурман бабай кызына буйсына, тик ромашка чәчәгенең чык бөртегеннән сәйлән тезү генә җиңел булмый. Габделхәй Сабитов кеше күңеленең кылларын энҗе сәйлән белән чагыштырып, күңел кыллары, күңелне аңлау, рух тибрәнешләрен тыңлау сабырлык, тырышлык һәм үҗәтлек сорый дип искәртә кебек. 

Әсәрнең яңа борылыш алган мәле Кәли белән Булатның фотосурәт төшерү һәм ясау вакыйгасында чагылыш таба. Хикәянең башында тәртипсез Кәли әсәр ахырында табигатьнең серенә, матурлыгына төшенә, шул рәвешле аның күңеле сафлана, күңел күзләре ачыла. Малайлар төшергән фотосурәтләрне күреп,  һәммәсе дә таң калалар. Беренче карашка гадәти булып күренгән әлеге кадрлар, лагерь балалары тарафыннан зур кызыксыну белән каршы алына, табигать манзараларына карата карашлары үзгәрә. Фотосурәтләрнең «Күңел күзе» газетасына урнаштырылуы  матурлыкны тояр өчен күңел күзе белән карау кирәк дигәнне аңлата. Күңел күзе ачылу – тормыш-чынбарлыктагы гади генә тоелган, күнегелгән күренешләргә яңа күзлектән карый алу, һәр мизгелнең матурлыгын тоя башлау, һәр вакыйга-гамәлнең сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булуына төшенү ул, ди автор.  Монда үзеңнең генә түгел, башкаларның да күңел күзен ачарга мөмкинлек тудыру белән дә кеше бик бәхетле була ала дигән фикер тоемлана. «Беренче рәсемдә –  шул кошчык. Ул бер куаклыкның иң түбәнге ботагына кунган да, канатларын җәеп, авызын зур ачып, түбәнгә карап тора. Нәрсәгәдер борчылганы, нәрсәдәндер бик нык курыкканы әллә каян күренә. Ә җирдә – кап-кара агулы елан. Гаҗәп! Анысын Булат бөтенләй күрмәгән иде. Икенче рәсемдә – тагын да кызыграк хәл!.. Кошчык башка ботакка күчеп утырган. Бераз гына читтәрәк аның оясы. Ояда  – әле каурый чыкмаган дүрт кош баласы. Куак астыннан бер керпе чыгып килә. Елан, авызыннан ике япьле угын чыгарып, керпегә ташланырга тора... Өченче рәсемдә кошчык тынычланып, балалары янына барып утырган. Ә керпе бик тәмләп кенә елан ите ашап утыра». Дөнья мәдәниятендә кеше җанын сурәтләүче кош образы еланга, төрки-татар мифологиясендә явыз, хәйләкәр һәм бик куркыныч дошман образына каршы куела. Ә керпе исә күп кенә халыклар мифологиясендә, халык әкиятләрендә зирәк, батыр, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга булышучы уңай образ буларак гәүдәләнә. Шул рәвешле, керпенең кошны еланнан коткарып калуы, ул кешелек яшәешенең асылын ачып сала. Тормышта яхшылыкның, әлеге башлангычның һәрвакыт начарлыкны җиңүен тасвирлый һәм матурлыкның явызлыктан өстен булуын күрсәтә. Язучы балаларны һәрвакыт яхшылыкка омтылырга, күркәм гамәлләр кылырга өнди.

Шулай ук малайларның әлеге фотосурәтләрне үзләре төшерүләрен әйтмәве, ул яхшылыкның кем тарафыннан кылынуы түгел, ә нинди файда китерүе, күркәм гамәл буларак бәяләнүе кебек аңлатыла.  

Әсәр ахырында Карурман бабай сүзләре Газизулла абзый тарафыннан әйттерелә, язучының укучыларга киңәше буларак бәяләнә: «Юк, балалар, урманда сез куркырлык бернәрсә дә юк. Шатланыгыз гына, сезнең күңел күзләрегез ачылган. Күңел күзе чыклы алан өстеннән күтәрелгән ак томанны да гүзәл урман кызы итеп күрә, карт имәнне дә серле дирижёрга, җырчы Карурманга охшата. Менә инде хәзер минем күңел тыныч. Сез Карурман җырын ишеткәнсез. Кабат беркайчан да ул сезнең күңелегездән чыкмас. Саф күңелле кеше булып үсәрсез». 

Шул рәвешле, Габделхәй Сабитов үзенең геройларын тирә-юньдәге хозурлыкка күңел күзләре ачылу ноктасында сурәтли, кичерешләр чылбырын  табигать сурәтенә, портрет, пейзаж элементларына, мифологик образ, мотивларга салып тезә. Хикәя романтик һәм лирик рух белән сугарылган. Әсәрдә бик урынлы файдаланылган лирик чигенешләр һәм табигать белән кеше кичерешләренең янәшәлеге моңа ачык мисал булып тора. 

Рәзинә Миннегулова, КФУ студенты, «Рухият» фәнни түгәрәге әгъзасы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ