«Россия укытучысы чит илдә» проекты катнашучылары өчен семинар-киңәшмә уза
Россия Мәгариф министрлыгының халыкара хезмәттәшлек үзәге 24 августтан 29 августка кадәр «Россия укытучысы чит илдә» проектында катнашучылар өчен семинар-киңәшмә уздыра. Мәскәүгә 450 педагог килгән. Алар яңа уку елында 17 илдә, шул исәптән Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Сербия, Вьетнам, Кытай, Мисыр, Монголия, Куба, Эфиопия һәм башка дәүләтләрдә эшләячәк.
Чара программасында – инструктаж, проект командасы белән танышу һәм квалификация күтәрү курслары.
Россия Мәгариф Министрлыгының халыкара хезмәттәшлек үзәгенең рус теле Үзәге җитәкчесе Ирина Пономарева билгеләп үткәнчә, 2025/26 уку елында «Россия укытучысы чит илдә» проекты географиясе киңәйгән – анда Конго Республикасы да катнаша. Моннан тыш, педагоглар командасына уку елы дәвамында чит илләрдә эшләргә тиешле яңа белгечләр кушылган.
Катнашучылар үзәкнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Олеся Веч белән методик ярдәм механизмнары турында фикер алыштылар, медицина белән тәэмин итү һәм куркынычсызлык буенча инструктажлар үттеләр. Шулай ук педагоглар өчен «Заманча дәрес оештыру: этаплар, эшләнмәләр һәм гамәли практика» мастер-классы һәм «Эволюция RUЗР» кейс-уены үткәрелде.
Фото: Россия Мәгариф министрлыгының халыкара хезмәттәшлек үзәге
Комментарийлар