Рөстәм Миңнеханов гаиләләргә дәүләт бүләкләре тапшырды
26 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуга төбәкнең төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 45 гаилә чакырылган иде.
Тантана барышында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге - "Ата-Ана даны" ордены медале белән бүләкләнделәр:
– биш балалы булган Ришат Рәшит улы һәм Роза Миңнеяр кызы Вәлиәхмәтовлар гаиләсе (Әлмәт районы);
– дүрт баласы булган Мешалкиннар Михаил Геннадьевич һәм Ольга Анатольевна гаиләсе (Түбән Кама районы);
– биш балалы Рафикъ Рафаэль улы һәм Рәмзия Рәүф кызы Йосыповлар гаиләсе (Казан шәһәре).
Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге "Ата-Ана батырлыгы" медале белән бүләкләнделәр:
– Галиевлар Ирек Индус улы һәм Минзилә Гаптелхәй кызы гаиләсе, аларда 11 бала тәрбияләнә (Арча районы).
Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - "Ана даны" медале белән бүләкләнделәр:
Исаева Наталья Геннадьевна, 5 бала (Әлки районы);
Ташевцева Айгөл Әгъзам кызы, 5 бала (Биектау районы);
Чернышева Ләйсән Җәмил кызы, 7 бала (Чистай районы).
Габделвәлиева Резеда Таһир кызы, 6 бала (Азнакай районы);
Гыйлметдинова Лилия Әсгать кызы, 5 бала (Лениногорск районы);
Рәфикова Гөлнара Раиф кызы, 5 бала (Саба районы).
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Комментарийлар